Хакасиянең тыюлык күлләре Җирдә күп гасырлар элек нинди климат булганын сөйли ала

Казан университеты геологлары яше 11-16 мең ел булган күл төбе катламнарын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты хезмәткәрләре Хакасиягә экспедиция вакытында «Хакасский» Дәүләт табигый тыюлыгының Иткүл, Беле һәм  Ширы күл төбе катламнарын тикшергәннәр.

«Безгә күл төбенең морфологиясе, су төбендәге катламнар булу, шулай ук аларның яту структурасы турында мәгълүмат алырга кирәк иде. Безгә кадәр мондый тикшеренүләрне беркем дә үткәрмәде. Бары тик көнкүреш эхолоты ярдәмендә алынган тирәнлек картасы гына бар иде, — дип сөйли Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының палеоклиматология, палеоэкология палеомагнетизм фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Павел Крылов. — Без барлык күлләрдә сейсмоакустик тикшеренүләр үткәрдек һәм уникаль киселешләр алдык. Су төбе катламнарының шактый нык булуы бу күлләрнең олы яшьтә икәнлеген күрсәтә һәм зур фәнни кызыксыну уята. Киселешләр без узган елларда Урал күлләрендә алганнарыннан бик нык аерыла. Киселештәге кайбер детальләрне без беренче тапкыр күрдек. Шулай ук без лаборатория палеобиологик тикшеренүләре һәм магнит кабул итүчәнлеген үлчәү өчен 30-50 сантиметр калынлыктагы су төбе катламнарын сайлап алдык».

Алынган мәгълүматларны әле анализларга туры киләчәк. Геолог билгеләп үткәнчә, галимнәр күзлегеннән караганда, инде хәзер үк иң кызыклысы — Иткүл дип әйтеп була.

«Әлеге уникаль табигый объектка кешенең йогынтысы түбән, ул шулай ук катламнарның оптималь куәтенә һәм ирәнлеккә ия. Августта без куәте 5 ярым метрга кадәр  булган керн колонкаларын сайлап алу өчен бу күлгә зур экспедициягә китәргә планлаштырабыз «, — диде П.Крылов.

Соңгы меңъеллыкта палеоклиматны реконструкцияләү максатыннан яше 11-16 мең ел булган хакас күлләрен өйрәнүне КФУ галимнәре Россия фәнни фонды гранты кысаларында уздыра. Моннан тыш, күлләрдән чыгарылган кернны палеомагнит тикшерү Җирнең геомагнит кырының палеогасыр вариацияләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк.

«Климат үзгәрүгә сизгерлек, вертикаль киселештә барлыкка килә торган утырма фацияләрнең төрлелеге, югары седиментация тизлеге күлләрне диңгез, океаник явым-төшемнәр, урманнар һәм боз керннары белән чагыштырганда соңгы меңъеллыкларның иң яхшы палеоклиматик мәгълүмат архивлары дип санарга мөмкинлек бирә», — диде безгә КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының палеоклиматология, палеоэкология палеомагнетизм фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Диләрә Кузина.

Ул шулай ук күлләрдә явым-төшем туплауны билгеләүче төп факторлар булып климат шартлары, әйләнә-тирә мохит үзенчәлекләре, сулыкларның гидрологик һәм гидрохимик режимы булуын әйтте. Күл явым-төшемнәрендә төрле килеп чыгышлы кисәкчәләр, шул исәптән космик һәм башка континентлардан тузан була.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Павел Крылов; zapovednik-khakassky.ru