Халисә Ширмән: «Сәламәт булып та, ялкаулыгын җиңә алмаган студентлар белән сөйләшәсем килми.»

Иртәгәдән йөгерә башлыйм! Син һәр кич соң гына арып йокларга ятканда үз-үзеңә шушы сүзләрне әйтәсең. Ләкин иртән… паркта түгел төшеңдә караватыңда «йөгереп» ятасың. Беләм, әлеге ситуация күпләрегезгә таныштыр… Хәтта махсус әлеге сүзләрне әйтеп иртәрәк ятсаң да барып чыкмый — я берәрсе мөһим хат җибәрә, я фильм карап тиз генә йокыга китәм димә. Иртән үз вәгъдәңне үти алмагач көне буе үз-үзеңне тиргәп йөрисең. «Эх сине, әйткән була бит тагы! Будильник шалтырауга тора алсаң иде әле…». Психологиядәге «ихтыяр көче» дигән термин менә шушы сүзләргә сыя да бетә инде.

Мин, әлбәттә, берегезне дә әрләргә дә, «Иртән йөгерү ничек файдалы икәнен белсәгез икән сез», — дип акыл өйрәтергә дә җыенмыйм. Бары тик тирә-юнебездә зур ихтыяр көченә ия кешеләр турында сөйлисем килә. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, КФУ мөгаллиме Халисә Ширмән нәкъ шундыйлардан. Соңгы арада ул спорт белән бигрәк тә дуслашып киткән. Моны аның инстрагамы да дәлилли. Халисә Хатыйповна иртән йөгергән маршрутын махсус программа ярдәмендә үз битенә куеп бара. Аннан күренгәнчә соңгы тапкыр ул 7,15 км йөгергән. 

Бу хакта без аның үзе белән аралашып алырга булдык.

Халисә Хатыйповна, кисәк кенә спорт белән дуслашып китүегезгә нәрсә сәбәпче булды? 

— Спорт белән дуслашуны кисәк дисәм, ялган булыр, мин һәрвакыт спорт белән дус булдым. Кеше алдында сөйләгәнем юк иде, анысы дөрес. Инстаграм ачкач, нәрсә турында булса да язарга кирәк бит инде. Менә, язам.

— Иртән йөгерә башлау кыен идеме?

— Студент чакта йөгергән бар иде, шуннан соң — юк. Йөгерүчеләргә күптән кызыга идем. Быел, ниһаять, җөрьәт иттем. Сәбәбе — тренер @_sasha_semenov_ та. Үзе яшь булгач, мине дә бер чама дип уйлый, ахры, үзе нәрсә эшләсә, миннән шуны эшләтә:) Әлбәттә, 48 яшьтә организм башка төрле шул инде. Йөгерә башлау кыен булды.

 Нәрсәне корбан итәргә туры килде?

— Йокыны корбан итәм.

-Йөгергәндә музыка тыңлауга мөнәсәбәтегез. 

— Йөгергәндә музыка тыңларга киңәш бирәләр, әмма миңа тынлыкта йөгерү күбрәк ошый. Алга таба аудиодәресләр тыңлармын дип уйлап торам, музыка түгел.

-Тәүлекнең кайсы вакытында йөгерүне хуплыйсыз: иртән яки кичен?

 Таң иртәдән йөгерәм шул, миңа шул вакыт бик тә ошый. Иртәнге 3-4-5 була инде ул. Кояш белән бергә уянып, кояш артыннан йөгерү — үзе бер рәхәт.

Шушы вакыт эчендә үзегездә үзгәрешләр сизәсезме? 

— Күпләр ябыгу өчен йөгерә, миңа ул кирәк түгел. Мин үземнең ихтыяр көчен ныгыту өчен йөгерәм. Беренче тапкыр йөгергәндә ихтыярсызлык бик тә көчле иде, ә хәзер ихтыяр ныгый бара, элеккечә, 3 тапкыр урынга кире ятып, дүртенчесендә генә торып китмим инде — 2 тапкыр гына кире ятам)))

Ялкаулыгын җиңә алмаган студентларга ни әйтер идегез? 

-Йөгерергә теләүчеләрне башта кисәтер идем: буыннарыгыз, йөрәк һәм кан әйләнеше сәламәт булса гына йөгерергә ярый. «Мин йөгерергә телим!» — дип кенә, зур араларга йөгерә башлау дөрес түгел, сәламәтлеккә зыян салуыгыз бар. Әздән башларга кирәк. Ә менә ябыгырга теләгән кыз һәм егетләргә әздән башлап, әкрен темпта йөгерергә киңәш итәм: калорийлар әкрен йөгергәндә кими, бер сәгатьтә 20-40 гр. май югалтырга мөмкин, диләр. Менә шуннан санагыз инде)
Сәламәт булып та, ялкаулыгын җиңә алмаган студентлар белән сөйләшәсем килми. Аларга бер сүз дә әйтмим. Мин мондыйларга битараф.

P.S. 12 нче август — Россиядә Физкультурник көне! Барыгызны да киләчәк әлеге сәламәтлек, күркәм бәйрәм белән котлыйбыз! Истә тотыгыз: сәламәт тәндә — сәламәт акыл!

Раил САДРЕТДИНОВ.