Халява, кил!

Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып киләчәкне күзаллау, фаразлау, көндәлек күренешләргә таянып алдагысын юрау элек-электән  килгән. Кайберләре вакыт дәрьясында югалып калса, икенчеләре безнең көннәргә дә килеп җиткән. Заманага яраклашкан яңа ырымнар да барлыкка килгән.

Юраулар, ырымнар студентлар арасында да киң таралган. Аларның күбесе «ахырзаманга тиң» вакыт — сессия чоры белән бәйле. Чөнки күпвакыт лекцияләр язылмаган, семинарга әзер түгелсең, вакыт тар, ә стипендия кирәк. Язмышыңны Аллаһы Тәгалә кулына тапшырудан башка чара юк. Гадәттә сессия шул рухта башланып китә.

“ВУЗда студентлар саны кинәт артса, димәк, имтиханнар якынлаша”, — дигән гыйбарә бар.

Шулай ук “зачетка”ны кулга алгач та башкаларга күрсәтергә ярамый, уңыш китә, янәсе. Имтихан алдыннан аны берәр яхшы укучының башына сугып алу, я аның зачеткасы белән бергә салып тору да килешә. Янәсе, “5” йогып кала.

Зачетларны физик тәрбия дәресләреннән башларга ярамый, югыйсә, башка зачет-имтиханнар артыннан йөгерергә туры киләчәк, имеш. Имтихан алдыннан чәч юарга, тырнак кисәргә дә киңәш ителми. Төп белем тырнак очында: барлы-юклы белемеңне дә юып, кыркып бетерәчәксең.

Ә иртәгә имтихан дигән көнне зачеткаңны төнге сәгать 12дә тәрәзә аша тышка чыгарып “Халява, эләк!”, дип өч тапкыр кычкырсаң, профессор өстәмә сораулар белән “батырмаячак”. Тагын да “Авызың-телең таш, мин сөйләгәндә эндәшмә, как баш”, дигән  “тылсымлы” сүзләр дә киң таралган. Менә шушы “алтын кагыйдәләр”не үтәсәң, имтиханнарыңны һич югы “3”легә тапшырасың, имеш. Тик, шулай да, иң ышанычлысы-вакытында укып, язып бару.

Ә бу “алтын кагыйдәләр” турында безнең студентлар нинди  карашта икән:

Лилия Галиева, КФУ ның  4 курс студенты:

Беренче курста укыганда безгә брошюра таратканнар иде. Анда нәкъ менә шушы студент “кагыйдәләре”, ырым-шырымнар язылган иде. Беренче семестрда халяваны имтихан саен чакырдым. Ул килдеме, әллә үз акылым җиттеме-сессияне уңышлы гына яптым. Аннан соң инде ул эшнең уен икәнен чамалап, чакырудан туктадым. Хәзер инде ятларга түгел, аңлап укырга икәнлеген һәм күпчелек укытучыларның фикерләрен алга сөрергә кирәклеген шәйләп алдым. Профессор сорау биреп, үзе сөйләп китсә, башны кагып кына торырга кирәк. Кайчак, онытылып, зачеткага кирәкле билгене куя алар ул очракта. Иң мөһиме- акыллы, төне буе укыган йөз-кыяфәт ясау! Ә мендәр астына салынган зачет кенәгәсе булышмый, ышаныгыз!

Регина Харисова,  КФУ ның 2  курс студенты:

Студент тормышының маҗаралары җитәрлек инде ул. Сессия вакытында салкын кыш дип тә тормый идек, тулай торак бүлмәсендә тәрәзәне ачып, зачеткаларны тотып, кычкырып сорый идек. Җәйгесендә салкыннан курку ише нәрсә бөтенләй дә юк иде, билгеле.Андый-мондый кагыйдәләр турында артык ишеткән булмады. Ләкин экзаменга бер көн кала чәч юарга ярамый дигәнен еш ишетәм. Анысын да гел үтәп булмый.Иң яхшысы һәм кулае — әз булса да укырга. Бигрәк тә иртәгә экзамен дигән көнне укысаң, мәгълүмат менә дигән итеп сеңеп кала. Өстәвенә, үзең укыганыңны төгәл чамалап, ни сорасалар да дөрес җавап бирә алачагыңны белеп торасың.

Фәнзилә Тимершина, КФУ ның  5 курс студенты:

Беренче-икенче курсларда укыганда, зачетканы тәрәзәдән чыгарып, халява тотулар, лекция язылган дәфтәрне яки калын китапны мендәр астына салып ятулар, имтиханга башны юмый барулар булды. Бу ырымнарның дөрес түгеллеген дә беләм югыйсә, тик барыбер традицияне бозасы килми иде. Зачеткага «тотылган» халявадан бигрәк ышануым һәм белемем тиешле дәрәҗәдә булгандыр инде, күрәсең, яхшы билгеләр генә ала идем. Студентлар телендә тагын бер гыйбарә бар бит: «3нче курска кадәр син зачеткага эшләсәң, аннары зачетка сиңа эшли башлый». Хәзер, 4 нче курска җиткәч менә шушысына колак сала башладым инде.Әрсезлегем дә арткандыр, зачеткадагы яхшы билгеләр дә йогынты ясамый калмагандыр — быелгы сессиямне дә яхшы билгеләргә генә яптым. Халява тотмыйча да имтиманнан елмаеп чыгу серләренә төшендем.

Шулай итеп, дуслар, һәр студентның фикерен тыңлап чыккач шуны әйтергә кирәк, бу “алтын кагыйдәләр”гә ышану  студент тормышына аяк басканда гына була, ә аннары соң инде студент үзе аңлап укырга кирәк икәненә буйсына башлый. Студент тормышының бар кызыгы да шунда бит инде, электән килгән кагыйдәләргә ышану. Чыннанда, шул кайбер ырымнарны эшләп студентта ышану, өмет чаткысы да  ныгый. Ләкин һәрберебез шуны онытмаска тиеш, әгәр дә  “5” ле билгесе алырга телисең икән, бар тиешле мәгълүматны укып чыгарга кирәк. Шул чакта инде имтиханга кергәндә бар борчуларың юкка чыга, чөнки син укыдың, белемең кирәкле дәрәҗәдә бар.

Манижа Камолова, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.