Халява килерме?

Кышкы әче җилле, яисә киресенчә, җәйге җылы айлы төнме, тулай торак янына гына кил, барысын да ишетерсең. Студентлар, мәш килеп, уңыш чакыралар. Мөгаен, һәрберебез уку елы дәверендә бер генә тапкыр булса да бу “ритуалны” эшләп караганбыздыр.

Елына ике тапкыр була бу күренеш. Кышкы һәм җәйге сессия барышында. Әле төгәл вакыты да бар. Иртәгә экзамен буласы көнне зачеткаларын тотып, тулай торак тәрәзә төбендә студентлар  сәгать 00:00 сукканны көтеп утыралар. Кагыйдә буенча шулай кирәк. Менә кульминацион мизгел, вакыт җитте! Уңыш болай гына килми, чакырып, тотып аласы. Чакыру ысуллары төрлечә яңгырый: традицион һәм стандарт рәвеше “Халява приди” дип яңгыраса, кемнәрдер үзләренә генә хас булган оригинал җөмләләр дә кулланала, кайберәүләре исә бөтенләй шаяртып “Халява приди, фәлән фәлән укытучы уйди” дип өстәп куя. Соңгысы бик куркучан студентлар өчендер инде, мөгаен.

Әле моның белән генә эш бетми. Соңгы штрих — уңышны тотып, студент кенәгәсенә ябып куярга кирәк! Бәхет икеләтә елмайсын өчен “уңышның” кенәгәдә үз урынын төртеп күрсәтергә дә мөмкин. Бусы исә уңыш читкә тайпылмасын өчен эшләнелә. Кенәгәң кулыңда булмаса, студент билеты да ярый. Иң мөһиме, аны экзамен тапшырганчыга кадәр ачмаска! Вахтерша апалар белән “низаг” нәкъ шушыннан башлана да инде. Финишка килеп җиткәндә генә бирешергә ярамый, ничек тә булса кереп китү ягын карарга. Ярый ла, вахтерша апа биткә таныса…

Казан федераль университеты студентлары да калышмыйлар. Мондый гаҗәеп күренешне күрәсегез килсә, университетыбызның төп һәм иң зур тулай торыгы “Универсиада авылы” кампусына килегез. Шәһәрчектә меңәрләнгән студент тавышлары кайтаваз булып яңгырый. Бер ук вакытта, шәһәрчекнең һәрбер өеннән чыгучы студентлар тавышын ишеткәч, күпмедер дәрәҗәдә дулкынланып куясын. Шушы тавышлар студент булу чорының иң матур, гамьсез һәм күңелле чор икәнен искәртә кебек. Мин үзем генә түгел, минем белән бөтен шәһәрчек имтиханга эзерләнә, дип шатланып та куясың әле.

 Бу традиция студент ырымнары арасында ин борынгысы һәм иң популяры.

“Халява” сүзе рус телендә Россия империясе чорындагы Ватан солдатлары ярдәмендә барлыкка килә. В.И. Даль «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә илнең кайбер төбәкләрендә халява — итек балтыры дигәнне аңлата. Сугыш вакытында ашар алдыннан казармага кереп кашык алып чыгарга да вакыт булмаганлыктан (төшке ашны аяк өстендә кабул итәргә туры килгән), солдатлар һәрчак кашыкны итек балтырында тотканнар. Әгәр солдат ашарга әзерләүдә катнашмаса һәм бу вакытта башка мөһим эш белән шөгыльләнмәсә, ләкин ризык пешкән вакытка эләксә, кашыкны “халявадан” ягъни итек балтырыннан чыгарып ашый башлаган.  Бу күренешне алар «халявага килү» дип атаганнар, ягъни төшке ашка бернинди көч куймыйча, башкаларның хезмәте хисабына кабул итү.

Студентлар арасында да бит төрлесе бар. Беренчеләре шушы эшкә көлеп караса, икенчеләре исә имтихан алдыннан бер генә дә түгел, әллә ничә алымга мөрәҗәгать итә. Ырым-шырымнар шактый. Шуларның иң популярларын карап китик:

  1. Иртәгә имтихан буласы көнне башыгызны юа күрмәгез. Су белән бергә алган белемнәрегезнең агып китүе бар.
  2. Тагын бер кызыклы ышануларның берсе “биш тиен” дип атала. Исеменнән күренгәнчә, бу ышану табан астына биш тиенлек тәңкә куюдан гыйбарәт (кемдер сул аяк табынына, кемдер киресенчә уңына куя икән. Аерма юк). Шуларга өстәп имтихан буласы аудиториягә уң аяктан керсәң һәм билетны уң кулың белән алсаң, “5” ле билгесе һичшиксез синеке инде. Билетны рандом рәвештә аласы түгел, ышанычлы сынамыш яисә һәрвакыт бертөрлене (мәсәлән, уңнан өченче) алырга.
  3. Өченче ышану бөтенләй мәзәк. Монда бөтен эшне тәртип саны хәл итә. Беренче имтихан биргән көнне “5”ле билгесе алу бәхете татыды икән, ничәнче булып җавап бирүеңә зур игътибар бир! Киләсе имтиханнарны да шул тәртип белән бирүең хәерле. Бу синең бәхетле саның булачак.
  4. Киләсе ышану “Игелек кыл” дип атала. Әйе-әйе, нәкъ туры мәгънәсендә. Кибеттән авыр сумка күтәреп кайтучы әбигә булышумы, әллә инде ничәнче тапкыр алмагачның иң биек катына менеп төшә алмыйча азапланган күрше апа песиенә ярдәм итүме. Анысы синнән тора. Син булыш кына!
  5. Соңгы ышануны төрлечә кызык итеп атап була. Мәсәлән, “Тизрәк йокла”, “Күктән ярдәм”, “Тылсымлы төш”. Күп очракта дөреслеккә туры килә икән. Имтихан буласы фәннән лекция дәфтәрен яисә китапны мендәр астына куеп йокларга гына ятасы. Төшеңә син аласы билет саннары керәчәк дигән ышану йөри. Ләкин, кара аны, бу алымны өстәмә итеп куллануың хәерлерәк, йоклап кына эш барып чыкмаска да мөмкин.

Төрле ырымнар, ышанулар бик күп, әлбәттә. Бәлки кемнәргәдер алар чынлап торып булышадыр. Һәрбер студент үзенчәлекле бит. Кайберәүләр бу юк-барга вакыт әрәм итеп торганчы, тагын бер билет соравын укып өлгерәм, дип фикерли. Икенчеләре исә, укып арып хәлдән тайган мәлдә, аз гына булса ял итеп, читкә тайпылып алыйм, дип кушыла. Ялкау студентлар шактый икәнлеге дә сер түгел. Алар өчен бу зур коткару ысулы.

Уены-чыны бергә, әмма тылсым көченә генә таянып бетеп булмый шул. Иң беренче чиратта  уку, алган белем көчеңә таянырга кирәк. Шуннан да ышанычлы чыгу юлы булмас. Имтиханга әзерләнеп килгән студент үзенең дә, укытучысының да нерв күзәнәкләрен саклап кала. Белемле кеше югалмас! Андыйларга тылсым көче дә, бүтән бик күп көчләр дә булышыр, һичшиксез.

Алинә Гарипова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%85%D0%B0%D0%BB%D1%8F%D0%B2%D0%B0%20%D0%BF%D1%80%D0%B8%D0%B4%D0%B8&from=tabbar&pos=20&img_url=https%3A%2F%2Fsun9-45.userapi.com%2Fc850608%2Fv850608090%2F116c60%2FI9mG-Huy6ag.jpg&rpt=simage