Халык энҗеләрен җыйганда…

22 нче ноябрьдә Филология һәм мәдәниятараагланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә икенче курс студентларының “Халык энҗеләрен җыйганда” дип исемләнгән фольклор практикасы буенча йомгаклау конференциясе булып узды.

Халык иҗаты бәйрәме студентларның җәйге кыр практикасы вакытында туплаган материалларга нигезләнеп оештырылды. Быел 76 студент үзе яшәгән төбәккә кайтып, фольклор буенча материаллар туплады. Алар Татарстанның 28 районына караган 75 авылында, Киров өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Чувашиядә эшләделәр, барлыгы 287 информант белән аралаштылар.

Чарада студентлар җыйган мәгълүматлар, жанрлар буенча берләштерелеп, презентация формасында тәкъдим ителде. Тамашачыларда  Иске Казан, Әүлия ташы, Абыстай чишмәсе белән бәйле риваятьләр,  С.Хәким шигыренә иҗат ителгән “Фазыл чишмәсе” җырының язылу тарихы, мифологик сөйләкләр, календарь йолалары, туй йоласы, аеруча Л.Кдрасованың Чувашиянең Шыгырдан авылында уза торган туйлар турындагы чыгышы зур кызыксыну уятты.

Фольклор практикасы җитәкчесе татар әдәбияты кафедрасы доценты  Л.Ф.Җамалиева быелгы эшләрдә бәет һәм мөнәҗәт текстларының да күп булуына игътибар итеп, алар арасында  1947,1966,1967 елларда иҗат ителгән бәетләр дә булуын әйтте. Бәйрәмдә халык җырлары башкарылды, бүгенге көндә социаль челтәрләрдә, телефоннарда яши торган кыска шигъри теләкләргә нигезләнгән  “СМСлар” миниатюрасы күрсәтелде.

Чарада танылган фольклорчылар да катнашты. Күп еллар дәвамында Казан университетында халык авыз иҗаты дәресләрен укыткан күренекле фольклор белгече, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Бакиров студентларның эшчәнлеген бик югары бәяләде:  “Сезне тыңлап утырдым да, безнең киләчәгебез ышанычлы кулларда икән дигән нәтиҗәгә килдем. Татар бүлеге – бик универсаль бүлек ул, аннан төрле өлкәдә эшли торган белгечләр чыга. Сез безнең татар телен, мәдәниятен, динен, безнең барыбызның да, гомумән, татарның менталитетын киләчәктә үстерергә, шуны дәвам итәргә тиешле кешеләр”, — диде ул.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы  халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова: “Фольклор фәне ике юнәлештән тора дип әйтәбез, аның берсе – халыкта булган байлыкны – энҗе бөртекләрен туплап алып кайту, җыйнау, икенчесе – аны фәнни өйрәнү. Сез әлеге ике юнәлештә дә зур эш башкарасыз, материалларны җыйгансыз һәм аларны бик грамоталы итеп тәкъдим иттегез”, — дип студентларны мактады.

Бәйрәмдә КФУның практика бүлеге мөдире Эльвира Закирова һәм татар әдәбияты кафедрасы укытучылары да катнашты. Филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хәбетдинова практиканың гамәли ягына аеруча басым ясады: “Моңа кадәр сез китаптан укып, лекцияләр тыңлап теоретик белем алсагыз, практика вакытында үзегез тормыш чынбарлыгына чумдыгыз. Халык иҗатының бүген дә халык телендә яшәвен үз тәҗрибәгездә күрдегез. Миңа бүген студентларның ихласлыгы, бу эшне зур җаваплылык тоеп башкарулары ошады. Мин киләчәктә бу студентлар арасыннан милләтнең тел-авыз иҗатын саклап, киләчәк буыннарга җиткерерлек яңа Бакировлар килеп чыгуын көтәм” – дигән теләк белдерде.

Татар әдәбияты кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәйфуллина, бәйрәмне йомгаклап: “Әлеге практика студентларга теоретик белемнәрен гамәли сынап карау мөмкинлеге бирә. Аралашу күнекмәләрен арттыра. Тупланган материалларга нигезләнеп курс эшләре һәм диплом эшләре язарга мөмкин. Ә быелгы материаллар зур күләмле, жанрлар ягыннан да бик бай.” – дип белдерде.

Г.Тукай сүзләре белән әйткәндә: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!”

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/halyk-enzhelren-zhyiganda