Халыкара антифашистик форум-2020 Мәскәүдә узачак

Чара дистанцион форматта узачак.

7-10 сентябрьдә Мәскәүдә фашизм корбаннарын искә алу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Халыкара антифашистик форум-2020 була.

Форумның төп максаты — дөньяны күп илләрдә яңадан үзе турында белдергән фашизм куркынычы турында кисәтү. Форумда катнашучылар һәм кунаклар төрле илләрдә фашизмның заманча чагылышлары, шулай ук җәмгыять тарафыннан аларга нәтиҗәле каршы тору формалары һәм ысуллары турында сөйләячәкләр. Икенче бөтендөнья сугышы тарихын фальсификацияләү, фашизмның элеккеге тоткыннарына әхлакый, хокукый һәм матди ярдәм күрсәтү, яшь буынны, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләре күтәреләчәк.

Форумда Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Латвия, Литва, Молдова, Россия, Үзбәкстан, Украина, Эстония, Болгария илләреннән фашизмның кече яшьтәге тоткыннары ассоциацияләре һәм берләшмәләре җитәкчеләре катнашуы, Германия, Израиль, Польша, Словения, АКШ кунаклар килүе көтелә. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә форум дистанцион форматта узачак.

Форум вакытында пленар утырыш, Поклонная тавында «Халыклар фаҗигасе» мемориалы янында веноклар салу, Россия Федерациясе Федераль Җыены, Мәскәү Хөкүмәте, ветераннар оешмалары, студентлар, кадетлар, мәктәп укучылары белән очрашулар һәм сәламләү чыгышлары булачак.

Чараны фашизмның элеккеге кече яшьтәге тоткыннарының Халыкара берлеге, «Көчле Россия» иҗтимагый хәрәкәте, «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасы оештыра. Форумның девизы — «Концлагерьларның тоткын балалары — сугышның ирексез катнашучылары һәм фашист җинаятьләренең соңгы тере шаһитлары. Киләчәк буын һәм балачак хакына неофашизмга һәм неонацизмга юлны бөтен көчебез белән киртәләргә».

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: chesu.ru