Халыкара сертификация өчен япон теленнән имтиханны КФУда тапшыралар

КФУда япон теле буенча Халыкара сертификацияләү  үзәге ачылды. Шуны раслаган лицензия КФУга Япон фонды (Japan Foudation) тарафыннан тапшырылган. 

Казан университеты каршындагы мондый үзәк Идел буе федераль округында бердәнбер. Моңа кадәр Россиядә имтиханны елына ике тапкыр — июль һәм декабрьнең беренче якшәмбесендә Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Пермь, Әстерхан, Новосибирск, Владивосток, Хабаровск, Южно-Сахалинск шәһәрләрендә генә тапшырып була иде.

Сүз Нихонго норёку сикэн (日本語能力試験) имтиханын тапшыру ярдәмендә сертификацияләү турында бара. Аны япон теле туган теле булмаган кешеләр тапшыра. 

Кыенлыгыннан чыгып имтихан 5 дәрәҗәгә бүленә. Һәр дәрәҗәдә дә имтихан үз эченә 3 өлешне ала: лексик-грамматик белемнәрне тикшерү, уку һәм аудирование.