Халыкара туган тел көненә — заманча музыка концерты

2019 елның 19 февралендә сәгать 18:30 да Казанда Идел буе музыкантларының концерты узачак.

Ул Казанда беренче тапкыр үткәрелә һәм Халыкара туган тел көненә багышлана. Биредә Идел буе халыкларының музыкантлары: Juna (Татарстан), Suomi (Удмуртия) һәм Вера Кожеманова төркеме (Чуашстан) чыгыш ясыячак. Алар классик джаз, электропоп һәм эксперименталь инди-фолк башкарачак.

Хәзерге татар, удмурт һәм чуаш музыкасын Заманча сәнгать галереясендә тыңларга мөмкин булачак (К.Маркс ур, 57). Керү «Россия. Реализм. 21 гасыр» күргәзмәсе билеты буенча булачак. Аның бәясе — 150 сум.

Оештыручылар: «Бөтендөнья татар яшьләре форумы», «ТР удмурт милли-мәдәни автономиясе», «ТР чуаш милли-мәдәни автономиясе» каршындагы «АТАЛАН» яшьләр хәрәкәте. Чара Заманча сәнгать галереясе ярдәмендә уздырыла.

JUNA

Әлеге төркем инди-фолк башкара һәм үзенең иҗат юлын чит ил төркемнәренә каверлар яздырудан башлый. Соңрак төркем татар классикларының һәм замандашларның шигъриятенә алына: алар Габдулла Тукай иҗаты белән дә, Луиза Янсуар әсәрләре белән дә эшли. Төркемнең музыкасын томан һәм җил белән чагыштырып була: башта ул салмак, бераздан исә, киресенчә, ялкынланып китә. Juna инде Мәскәү, Чабаксар, Омск һәм Төмән кебек шәһәрләрдә чыгыш ясарга өлгерә. 2017 елның башында алар EP Urman альбомының икенче өлешен чыгара. Шул ук елны «Пирамида» бинасында яңа альбомны яздыру буенча краунд-концерт уза.

 SUOMI

Әлеге төркем 2017 елны гына барлыкка килә, югыйсә моңа кадәр SUOMI катнашучылары IB&4CP (Ivan Belosludcev & 4 Cheber Pios) проекты кысаларында бергә эшләп алган була, Удмуртия һәм Финляндия мәйданчыкларында бергә чыгыш ясый һәм Испаниядәге Liet Int. 2012 бәйгесендә катнаша. SUOMI — ул инди һәм этно катнашындагы поп-музыка. Ул удмурт телендә башкарыла һәм милли мотивларга нигезләнә.

 Вера Кожеманова

Вера Кожеманова — ул чуашча джаз. Вера кечкенәдән үк җырлый башлый, популяр музыка белән кызыксына һәм автор җырларын башкара. Хәзер исә ул этно-музыкада эзләнә һәм джаз ансамбле белән хезмәттәшлек итә. Әлеге ансамбльдә Казанның алдынгы музыкантлары катнаша.