«Халыклар дуслыгы» спартакиадасы

Студентлар арасында рухи бердәмлек һәм милләтара татулык идеяләрен җәелдерүгә юнәлдерелгән «Халыклар дуслыгы» Татарстан Республикасының чит ил студентлары спартакиадасы була. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спартакиада 2019 елның 4 ноябреннән 2020 елның 5 маена кадәр ике этапта үткәрелә: читтән торып һәм турыдан-туры этаплар була.

«Халыклар дуслыгы» нда катнашу өчен югары белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының көндезге уку формасы аспирантлары һәм укучылары рөхсәт ителә.