Хата күпме тора?

Университетыбызны төрле елларда тәмамлап тормышта үзләрен тапкан, уңышка ирешкән кешеләр белән очрашу форматындагы  MOST проекты дәвам итә. Әлеге проект хәзерге студентларга алга таба үзләрен табарга, үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Ә кемгәдер яңа эшләргә алынырга, төрле кыенлыклар алдында куркып туктап калмаска ярдәм итә, илһам өсти. Журналистика һ   әм медиакоммуникация югары мәктәбе шоу-рум студиясендә шундый очрашуларның чираттагысы үтте. Ул  “Хаталарның бәясе нинди?” дигән сорауга җавап эзләү рәвешендә үтте.

Спикерлар буларак “DonorSearch” социаль стартапы җитәкчесе Руслан Шәкүров, Казан «Достижения молодых» үзәге директоры Ләлә Бикчәнтәева, КФУ политологы Виктор Сидоров һәм “Деловой квартал. Казан” журналы баш мөхәррире Руслан сираҗетдинов катнашты. Алар барысы да КФУны тәмамлаган студентлар. Ток-шоуда катнашучыларның барысы да эзләде.

Руслан Шәкүров 2009 елда ул вакытта әле Казан дәүләт университетының химик факультетын тәмамлый. 2015 елда диссертация яклый. “DonorSearch” социаль проекты белән шөгыльләнергә аны кешелек дөньясына өлеш кертү идеясе илһамландыра. DonorSearch сервисы буенча кан бирүнең учетын һәм планлаштыруны алып бару гына түгел, ә сезнең шәһәрдә кайда һәм кайчан донор канына нык ихтыяҗ булганны да белергә була. Донорлар өчен аерым өстенлекләр программасы кешеләрнең тормышын коткаруга яхшы бонус булып тора. Гади донор булудан әлеге программаның өстенлеге – син үз каныңның кемгә кирәклеген һәм барып җиткәнен беләсең.

Руслан фикеренчә, стартапер – ул һәрвакыт максималь мәгълүмат дефицитында яшәүче кеше. “Үтәргә туры килгән юлга караганда, нәтиҗә мөһимрәк. Төрле шәхесләрнең уңышлары турында укып, алга барырыга кирәклеген аңлыйм. Күп белгән кешеләр дөреслектә күп сүз сөйләми, чөнки әле күп нәрсәне белмәгәннәрен аңлыйлар. Иң мөһиме – дөрес юлда икәнлегеңә ышану,” – дип үз чыгышын йомгаклады Руслан Шәкүров.

Иҗат категориясен хәзерге вакытта “Деловой квартал. Казань” журналының баш мөхәррире Руслан Сираҗетдинов җитәкләде. Ул 2007 елда Казан дәүләт университетының Журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлый. “Университетта 10 ел укыдым, чөнки 2 тапкыр чыгардылар”, – дип шаяртып алды ул. Аннан соң аңа “Татарстан Яңа гасыр” телекомпаниясенең иртәнге һәм төнге тапшырулар дирекциясендә эшләргә, “Коммерсантъ” басмасының электрон вариантын алып барырга, “Татцентр.ру” эшлекле үзәген җитәкләргә туры килә. 2009 елда кризиска карамыйча, тормыш иптәше белән бергәләп балалар кибете проектына алыналар, әмма аннан туеп сатарга мәҗбүр була.

“Карьерада ясаган хаталарның бәясе – яңа белем. Җибәргән ялгышларга тәҗрибә кебек кенә карый башладым. Чөнки һәр хата безне каядыр алып бара. Хаталарның бәясе – төрлечә. Алар һәркемдә була”, – дип бүлеште студентлар белән Руслан Сираҗетдинов.

Бүген ул “Деловой квартал. Казань” журналын алып бару белән беррәттән бик тә кызыклы “Чтение ртом” проектын да җитәкли. Аның үзенчәлеге – кешеләр кычкырып уку турында искә төшерәләр. Русланның үзенә генә хас эш алымнары да бар: Джулия Кемерен киңәше буенча һәр иртән 3 бит яза. Аны беркемгә дә күрсәтми, ә кайвакыт үз язгынаны үзе дә укымый. Бу балган хәлләрне анализларга, алга таба ялгышларны күреп булдырмаска ярдәм итә ди ул.

Хәзерге вакытта “Достижение молодых” оешмасының башкарма директоры булган Ләлә Бикчәнтәева 2007 елда Казан дәүләт университетының Икътисад факультетын тәмамлый. Мәгариф, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләү, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасынад эшчәнлек тәҗрибәсе бар. Дөньякүләм билгеле “Мәктәп бизнес-компаниясе” проекты белән дә җитәкчелек итә ул. Әлеге проектның төп үзенчәлеге – мәктәп укучыларны бизнес серләренә төшендерү. Үзе дә әле мәктәптә укыганда сыйныфлары белән берләшеп фоторамкалар сатканын кызыклы итеп сөйләде. “Мәктәп бизнес компаниясе” республиканың 1500 мәктәбенең 50сендә гамәлдә. Ә хаталарның бәясенә килгәндә: “Хаталар булмый, бары тик тәҗрибә генә. Ул ачы да булырга мөмкин,” – диде Ләлә Бикчәнтәева. Һәрвакыт нидер эшләргә, хәрәкәттә булырга кирәк дип белдерде ул.

Фән өлкәсен КФУ политологы Виктор Сидоров тәкъдим итте. 2008 елда ул Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлый. 2013 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Бүген КФУның Яшь галимнәр советы әгъзасы.

“Уңыш һәркем өчен төрле. Кемдер аны популярлык, ә кемдер төрле символлар белән бәяли. Галимнең һөнәри уңышы – эксперт буларак танылу”, – ди Виктор Сидоров. Шулай, 2016 елда Мәскәүдә Икътисад югары мәктәбендә ул элеккеге студенты Рита Камалова өчен оппонент була. Ни өчен университетка йөрергә кирәк? Иң беренче чиратта – үз-үзеңне танып-белү өчен. Хаталар да шуңа өйрәтә дип саный яшь политолог. Дөрес, беркем дә хаталарсыз булдыра алмыйдыр ул. Яшьләргә ул читкә укырга китсәгез, күбрәк элемтәләр урнаштырырга тырышыгыз, күбрәк эшләгез, үзегезгә команда сайлый белегез дип киңәшләрен бирде.