Хатыйп Миңнегулов Флера Сафиуллина турында: “Хатын-кыз дөньяда урынын тапса, йөз илле ирнең эшен эшләр”

24 май көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, ТРның атказанган фән эшлеклесе Флера Сафиуллинаның тууына 80 ел булуга багышланган искә алу кичәсе булып узды.

Кичәне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. “Флера Сафиуллина бар яктан да булган, менә дигән шәхес, остаз иде. 1994 елларда Министрлар кабинетында эшләгәндә, миңа Флера Садриевна белән бик тыгыз аралашырга туры килде. Моннан тыш, 1990 еллар уртасында элеккеге педагогика университетында ул берничә курс алып барды, минем истә калганы текст синтаксисы булды. Без Флера апаны яратып кабул иттек һәм аның дәресләренә бик теләп йөрдек. Флера Сафиуллина безгә зур мирас калдырып китте, ул тел белеменең барлык тармакларында да хезмәт куйган кеше. Татар телен икенчел тел буларак укыту өлкәсенә зур өлеш керткән мөгаллимәләребезнең берсе булды”, – диде ул.

“Без киләчәктә дә Флера Садриевнага багышланган чараны уздырырга планлаштырабыз, көз аенда институтыбызда телләр һәм мәдәниятләрне саклау проблемасына караган форум узачак, әлеге форум кысаларында аерым бер секция Флера Сафиуллинаның эшчәнлегенә багышланачак”, – диде Рәдиф Җамалетдинов.

Кичәдә галимәнең тормыш юлы, биографиясе, аның киңкырлы эшчәнлеге белән гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, Флера Сафиуллинаның шәкерте Эльвира Денмөхәммәтова таныштырды. Моннан тыш, кунакларга Флера Сафиуллина белән бер әңгәмәдән өзек күрсәтелде.

Әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов Флера Сафиуллинаны хатын-кыз булса да, “ир-атлардан калмыйм, аларны уздырыйм” дип эшләгәнен искә алды: “Татарда бер гыйбарә бар: “Уңган хатын – булган хатын”. Флера Садриевна шуның күркәм бер мисалы. 1342 елда Алтын Урда шагыйре Котб үзенең “Хөсрәү вә Ширин” әсәрен яза һәм ул шунда: “Хатын-кыз дөньяда урынын тапса, йөз илле ирнең эшен эшләр” дип әйтеп калдыра. Флера Сафиуллина да нәкъ шундый иде”, – дип белдерде ул.

Хатыйп Миңнегулов Флера Сафиуллинаны татар телен саклап калуда зур өлеш кертте дип саный. “Флера Сафиуллина университетта гына түгел, киң масштабта республика күләмендә танылган шәхес. Хәтерлисездер, 1990 еллар башында милли хәрәкәт башланды. Милли хәрәкәтнең үзәгендә төп чараның тел булуын нәкъ менә Флера Садриевна яклап чыкты. “Милләтне яшәтәсең килә икән, телне күтәрергә, милли мәктәпләр ачарга кирәк”, – дип янды, ул мәгариф системасының башында торды. Флера Сафиуллина сүз белән сөйләм дә генә түгел, педагогик ихтыяҗны күздә тотып, күпме эш башкарды! Татар телен саклап калуга ул искиткеч зур өлеш кертте. Хәзерге вакытта тел мәсьәләсе шултикле кискен тора, Флера Сафиуллинаның мирасында бүгенге проблемаларны хәл итәрлек җаваплар бар”, – диде ул.

Доцент, укытучы Роза Асылгәрәева Флера Сафиуллинаның тыйнак кеше булганын ассызыклады. “Флера Сафиуллина тыйнак кеше буларак истә калды. Ул бервакытта да “миңа сәгатьләр бирегез әле”, дип сорап йөрмәде. Бервакыт, ректор булып эшләгән Рүзәл Юсупов миңа: “Әйдәгез, Флера Садриевнаны чакырып алыйк та, профессор исеме бирик әле аңа”, – диде. Чынлап та, профессор булыр өчен генә түгел, чын күңелдән, җанын биреп, студентларны өйрәтергә тырышып укытты ул. Менә шул әйбер хәтердә калган. “Педагогика университеты студентлары мине җаннарына ничектер якын итеп кабул итәләр”, – дип әйтә иде. Университет студентларын фәнне үзләштерүчеләр буларак кабул итсә, педагогика студентларын булачак укытучылар буларак хөрмәт итә иде. Гомумән, мин Флера Сафиуллинаның гаиләсен юксынам. Аның кебек укытучылар күбрәк булсын иде”, – диде Роза Асылгәрәева.

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова Флера Сафиуллинаның остазлары галимәнең юлын дәвам итүләрен искәртте. “Флера апа исән булган булса, остазлары, коллегалары, шәкертләре, туганнары һәм якыннары белән гомер бәйрәмен билгеләп үтәр иде, ләкин тормыш кырыс, аны бик тиз арабыздан алып китте. Без Флера Садриевнаны онытмыйбыз, һәрвакыт искә алабыз, сагынабыз. Бүгенге чара да Флера Сафиуллинаны хөрмәт итү, сагыну, яратуыбызның бер билгесе булып тора. Аның юлын дәвам итәргә, идеяләрен томышка ашырырга тырышабыз”, – диде ул.

“Остазыбызның урыны җәннәттә булсын, нур эчендә ятсын. Остазларыбызны онытмыйк, исән булганнарын кадерен белеп торыйк, бакыйлыкка күчкәннәрнең догабыздан калдырмыйк”, – дип йомгак ясады Әлфия Йосыпова.

  • Флёра Сафиуллина (24.05.1938–6.12.2011) – галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиясенең хакыйкый əгъзасы. Синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы буенча студентларга лекцияләр укыган галим. Хәзерге Тукай районы Теләнче-Тамак авылында хезмəткəр гаилəсендə туа. Яңа Чүриле урта мəктəбен бетереп, 1955 елда Казан дәүләт университетындагы татар теле һəм əдəбияты бүлегенең тарих-филология факультетына укырга керə. 1960 елда югары уку йортын тəмамлап, гомеренең соңгы көннəренə кадəр Казан дəүлəт университетында хезмəт куя. 1961–1992 елларда университетның татар теле кафедрасында ассистент, доцент, 1992–2011 елларда чит телле даирәдә татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. 2000 елда ул «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык диссертациясе яклый. Флёра Сафиуллина Казан университетының галимə-филологы булып таныла. Лекцион курсларын «Тел белеменə кереш», «Хəзерге заман татар теле»нə багышлый. Əлеге курслар буенча аның белем бирү оешмалары, югары уку йортлары өчен дəреслеклəре, китаплары языла. Флёра Сафиуллина бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналист, тәрҗемәче, галимнәрнең остазы. Якынча 500 данə басманың авторы һəм соавторы, 40 еллык фәнни эшчәнлек дәверендә 300дән артык фәнни, методик хезмәтләр, 100дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек авторы.

  • Флёра Сафиуллина татар тел белеме һəм тюркологиядə беренчелəрдəн булып татар сөйлəм теленең синтаксисын, диалектлы синтаксисны һəм текстның стилистикасын, рус һəм татар теленең чагыштырмача синтаксисын өйрəнə. Флёра Сафиуллина вакытын яшь галимнəрне əзерлəүгə һəм үзенең фəнни мəктəбен оештыруга багышлый. Аның житəкчелегендəге кафедра татар телен өйрəнү буенча Татарстанда гына түгел, дөнья күлəмендəге үзəккə əйлəнə.

  • Татар тел белемен үстерүгə күп көч һəм хезмəт куйганы, фəнни һəм педагогик кадрларны əзерлəгəне өчен галимəгə ТРның Мактаулы грамотасы бирелə. Моннан тыш, Флёра Сафиуллина «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «Татарстанның атказанган фəн эшлеклесе», «Ел хатын-кызы», Каюм Насыйри премиясе лауреаты кебек мактаулы исемнəргə лаек була.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.