Хатын-кыз табигатьнең иң гүзәл баласы

Ел саен уздырыла торган матурлык һәм сәләт бәйгесе «Яз гүзәле» әлеге елның язында 10-нчы тапкыр татар халкы мәдәниятын яратучы кызларны үзенә җыйды. Ул Казан дәүләт энерго университеты тарафыннан уздырыла. Бу елны исә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә булды.

Әлеге югары уку йортлары студентлары арасындагы бәйгедә “Яз Гүзәле” исеменә – КФУның татар журналистика кафедрасында белем алучы Илсинә Тимерова лаек булды.

-Илсинә, әлеге бәйгедә җиңү яулавың белән чын күңелдән тәбрик итәбез сине. Бу бәйге ничегрәк уза, шартлары турында сөйләп кит әле?

— Рәхмәт. Иң башта бәйгедә катнашу өчен гариза тутырырга кирәк. Аннары исә кастинг уза. Анда жюри алдында үзеңне таныштырып, бер концерт номеры күрсәтәсең. Соңыннан бар кызлар арасыннан 10 кешене финалга сайлап алалар. Катнашучылар татар телен яхшы белү, сөйләм культурасы, эрудиция, грация һәм хәрәкәт пластикасы кебек критериялар буенча бәяләнә. Бәйге барысы 5 этаптан торды: үз үзеңне тәкъдим итү, аш-су осталыгы, интеллектуаль, милли киемнәрдә чыгыш ясау (дефиле) һәм иҗади бәйге.

— Барысына ничек җитешә алдың? Авыр булдымы? 

— Дөрес сорау бирдең. Чөнки бу юлы башка елларга караганда безнең вакыт тыгызрак иде. Ләкин аңа карамастан без бик тату гына барысын да үтеп чыктык. Кыен булмады үзе, ләкин утырып торырга да вакыт юк иде. Иртән иртүк укуга чыгып китә идем дә, кичен генә репетициядән кайта идем. Әле аннан кала мастер-класслар да булды. Иң беренчесе бию буенча. Анда без татар биюен өйрәндек һәм финалда чыгыш та ясадык. Ә аннары аш-су осталыгы. Туган авылым ресторанында шеф-повар белән бергә өчпочмак һәм өлеш пешерергә өйрәндек. Бик кызык булды. Үзебез пешергәнне, татып та карый алдык. Шулай ук нәфис сүз, мода күрсәтү буенча да дәресләр булды. Уку калдырырга туры килде, ләкин укытучылар аңладылар. Рәхмәт аларга!

— Ун кыз дип әйтәсең, ул бит сиңа тугыз көндәш кыз дигән сүз? Ничегрәк аралаштыгыз?

— КФУдан өч кыз идек. Шулай ук сәнгать, энерго, аграр университетларыннан кызлар. Финал көнне безгә кемнең җиңәчәге инде мөхим түгел иде. Кечкенә чактан бирле бәйгеләрдә катнашам, ләкин мондый тату, җылы мөхит тудырган бәйгедә мин беренче тапкыр. Һәр көн оештыручылар көләч йөз белән каршы алдылар, кызлар белән дә беренче көннән үк бик дуслаштык. Хәзер дә аралашуыбызны дәвам итәбез.

Белгәнебезчә, бәйге бу елны юбилеен билгеләп үтә. Башка елларга караганда нәрсәсе белән аерылып торды?

— Вакыт аз бирелде (Көлә). Бәйге бу елны иң беренче тапкыр зур залда үздырылды. Шулай ук дефиледә мөселман костюмнарын тәкъдим иттек. Иң кызыгы: ун ел эчендә җиңгән барлык «Яз Гүзәлләре» сәхнәгә чыкты.

— Әлеге конкурста катнашу өчен биергә дә, матур итеп сөйли белергә дә кирәк. Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең син?

— Мин инде татар гимназиясын бетергән кыз. Мәктәптә, гаиләдә  миңа милли татар рухын әйбәт  сеңдергәннәр. Кечкенә чактан үк әти-әнием мине барлык төрле түгәрәкләргә дә йөрттеләр. Рәсем, бию, нәфис сүз, театр, җыр түгәрәкләре. Казанга килү белән дә, төрле милли кичәләрдә, фестивальләрдә катнаша башладым. Татар проектларында үз өлешемне кертергә тырышам. Ирнис Рахимуллин җитәкчелегендә татар хорында җырлыйм. Озакламый Рига шәһәренә фестивальга да барабыз. Шулай ук хәзерге вакытта студент кызларның куратор вазыйфасын да башкарам. Максатым: аларны шәхес буларак үз урыннарын табарга ярдәм итү. Габдрахман Әпсәләмов язганча: “Хатын-кыз бит ул табигатьнең иң гүзәл баласы — ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе”.

— Кызларның кураторы дисең, ә аларга ничек ярдәм итәсең?

— Бар җаным, тәнем белән ярдәм итәм. Хәзерге вакытта бик күп кызлар кечкенә чактагы мәхәббәт җитеп бетмәүдән яки начар компанияга эләгеп начар юлдан китәләр. Ни кызганыч, андый кызның хатын-кыз буларак киләчәге югала. Шуңа күрә үз кызларыма йомшак, нәфис, зирәк булырга өндим. Шулай ук хатын-кыз үз үсеш турында да онытмаска тиеш. Чөнки ул булачак иренең тормыш иптәше, киләчәк буынны үстерүче – әни кеше. Милләткә шәхесләрне ул үстерә, тәрбияли. Хыялым — киләчәктә кызлар өчен барлык уңайлыклар, мөмкинлекләр тудырган мәктәп булдыру. Бу мәктәптә аларны укучы буларак кына түгел, буыннар чылбырын, гореф-гадәтләрне саклап, яшь алмаш, киләчәгебезне — татар рухлы балалар үстерә торган куркәм хатын-кызлар буларак тәрбияләү.

— Үзеңә шундый зур җаваплылык алгансың. Алга таба да, җиңүләр яуларга язсын, уңышлар сиңа!