Хезмәттәшлек офыкларын киңәйтеп

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге “Рикен” эре физик-химик тикшеренүләр институтында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы — Казан федераль университетының стратегик партнеры булган “Рикен” институты белән актив хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, 2015 елның октябреннән “Рикен” институты һәм Казанның «Эйдос-Медицина» компаниясе хирургик операцияләрне репетицияләү системасын эшләү буенча уртак проектны гамәлгә ашыралар.

  • “Рикен” (япон телендә Рикагаку Кенкюшо — физик-химия тикшеренүләр институты) – Япониянең 1917 елда нигез салынган эре табигать фәннәре институты. Хәзерге вакытта ул бәйсез фәнни оешма, төрле илләрдән 3000нән артык фәнни хезмәткәрне берләштерә. “Рикен” физика, химия, биология, медицина, техник һәм компьютер фәннәре өлкәләрендә тикшеренүләр уздыра.

Университет вәкилләре Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен “Рикен” университетының Динамик биосистемаларны тикшеренүнең фәнни үзәге (BDR) эше турында сөйләделәр һәм регенератив медицина буенча фәнни тикшеренүләрне тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары регенератив медицина лабораториясен карап чыктылар, анда аларга, күзнең 3-d тукымасын кулланып, ремоделизация технологиясен күрсәттеләр.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Японию

Рөстәм Миңнеханов уртак тикшеренүләр алып бару, стажировкалар оештыру һәм башка өлкәләрдә уртак тикшеренүләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте.

Татарстан Президентын “Рикен” университетының башкарма директоры Шигераки Като, “Рикен” институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, КФУның “Экстремаль биология” лабораториясе мөдире Олег Гусев, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар озата йөрде.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.