Хезмәттәшлеккә чикләр юк

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Магдебург университеты профессоры Йенс Штракельян үзара хезмәттәшлек турында тантаналы төстә килешү имзалады. Шул рәвешле ике вуз студентларының академик мобильлек программаларына старт бирелде. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Немец партнерлары барыннан да бигрәк берничә вуз: Фундаменталь медицина һәм биология, Физика, Чаллы һәм Инженерлык, шулай ук Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтлары белән уртак проектларга кызыксыну белдерә.

Профессор Штракельян шулай ук яңа партнерлар белән уртак тикшеренү эшләрен алып барырга тәкъдим итте.
«Безнең университет – тирәнтен техник вуз түгел. Отто фон Герике исемендәге Магдебург университеты – профильле уку йорты һәм шушындый статус безгә үз эшебезнең юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Без сезнең белән технологик прогрессны да үстерә алабыз, башка юнәлешләрне дә онытмабыз», – дип җиткерде профессор Штракельян.

Магдебург университеты социаль-гуманитар өлкәдә уртак магистр белем бирү программаларын көчәйтергә ниятли. Профессорны Татарстанның педагоглар әзерләү программалары, шулай ук КФУның мигрантларны социаль адаптацияләү өлкәсендәге эшчәнлек тә  кызыксындырды.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды