Хикмәт бит профессиядә түгел, ә кешенең фәлсәфәсендә…

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында апрель аеның соңгы атнасы  татар әдәбияты, мәдәнияте атналыгы кебек истә калды. Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә 23 апрель көнне университетыбызның ректоры И.Р.Гафуров катнашында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Разил Вәлиевның җиде томлык “Сайланма әсәрләр”е тәкъдир ителде. 24 апрельдә “Кәрия-Зәкәрия” дип исемләнгән студентларның халык авыз иҗаты фестивале булды. 26 апрель көнне студентларыбыз Г.Тукайның туган көне уңаеннан булган чараларда катнашты. Тукай, татар әдәбияты атналыгы кебек оешкан  атнаны 29 апрель көнне  институтыбызның “Мизгел” яшьләр театры сәхнәләштергән Ә.Еникинең “Рәшә” спектакле” йомгаклап куйды.

Татар әдәбияты классигы Ә.Еникинең 110 еллык юбилее уңаеннан Илфак Хафизов җитәкчелегендә “Мизгел” яшьләр театрына йөрүче бер төркем студентларыбыз тарафыннан эшләнгән “Рәшә” повесте сәхнәдә, чыннан да, үзенчәлекле табигый яңгыраш алды. Алдан ук искәртик: режиссер геройларны әдип тасвирлаганча бирә.

Ә.Еникинең “Рәшә” повестена (1962) карата язылу-басылу дәвереннән башлап һәм әдәбият белгечләре, һәм тәнкыйтьчеләр әледән-әле мөрәҗәгать итә. 1964 елгы мәкаләсендә Ф.Миңнуллин болай яза: “Әмирхан Еники әсәрләре безнең тәнкыйтькә кызу бәхәсләр, капма-каршы фикерләр кузгатып килде”. Тәнкыйтьче фикеренчә, “Рәшә” – “зөфәрләр”  турындагы повесть. Ә.Еники үзе “Зөфәр Сабитовны Сез кайдан, ничек табып алдыгыз?” дигән сорауга болай җавап бирә: “Зөфәр Сабитовны табуы читен булмады. Алар бар иде һәм хәзер дә беткәннәре юк, минемчә. Ләкин Зөфәр кебек кешеләр бары сәүдә-тәэминат тирәсендә генә йөриләр дип уйламаска кирәк… Хикмәт бит профессиядә түгел, ә кешенең фәлсәфәсендә…”

Сәхнә өчен повестьның икенче бүлегеннән башланган вакыйгалар алынган.  Нәкъ шушы урында әсәрдә хикәяләүче укучыны Рәшидә Сафина дөньясына алып керә. Повестьта сөйләү Зөфәрнең бу хакта искә төшерүе кебек оештырыла. Бу алым урынлы гына спектакль вариантында да кулланылган. Вакыйгалар башланган вакыт 1943 нче елның үтә салкын гыйнвар ахырлары дип тамгалана. Зөфәрнең “салкын, караңгы, котсыз, буш” (өзекләр повесть текстыннан) вокзал эчендә очраткан дүрт кешегә мөнәсәбәтен режиссер оста тотып алган: “Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек, эт тиресеннән озын кунычлы унты кигән һәм бер беләгенә зәңгәр тышлы бәрән толыбын салып, икенче кулына кара чемодан тоткан, бик тук кыяфәтле, таза егетнең” “өсләре бик чуар, бик иләмсез”, тәпән шикелле юан, сырган чалбарлы, киез итекле, кайсы шәл уранган, кайсы малахай бүре кигән бу кешеләрне   чит итүе – “нәфрәтләнеп кул селтәве” гаҗәп түгел. Берсе түгәрәк, икенчесе какча битле кызларның балаларча беркатлылыгы һәм аларның “башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры итек кигән, бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган” хуҗаларының  дәртле-көчле булырга тырышуы “бер читтәрәк торган” Зөфәрне (Руслан Хафизов) аптырашта калдыра. Турайга бару турында һәркем кабатласа да, егет “кечкенә коңгырт күзле, олырак, озынрак, өс-башы пөхтәрәк” Рәшидәне генә (Алинә Гыйльметдинова) “ишетә”: “ Зөфәр бер мизгел аңардан күзләрен ала алмыйча торды. Әллә ничек менә, кызның бер үк вакытта диярлек бик туры-җитди каравы һәм матур-сөйкемле итеп елмаюы аны гаҗәпләнеп югалып калырга мәҗбүр итте”. Зөфәр Рәшидәнең “беренче караштан ук бик самими һәм бик табигый тоелган” дөньясын  үз итә. Зөфәр өчен бәхет ул – “матди һәм рухи бәйсезлек”.  Автор, Зөфәрнең карашын яклаган хәлдә, Ф.Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә, төп герой дәрәҗәсендәге Рәшидә тарафыннан әлеге хакйкатьне беркадәр төгәлләштерә. Рухи бәйсезлек ул – үз гамәлеңә, намусыңа  тугры калып, үз асылыңны югалтмыйча яши белү, матди хөрлек исә рухи бушлыкны тутыру өчен түгел, ә рухи ныклыкны көчәйтү өчен кирәк.  Ахыр килеп, рухи ныклык кына  кешенең матди иҗтыяҗларын, үзен “матди һәм рухи бәйсез” итеп хис итә белүен билгели. Әсәрнең үзе белән таныш тамашачы спектакль вариантында автор карашын, һичшиксез, таныды.

Рәшидә Зөфәргә “ат табу вазифасын” йөкли. Автор карашынча, Зөфәр матди байлык алдында тез чүгү фәлсәфәсенән котылу юлын таба ала (автор Рәшидә исеменнән: “Сез табарсыз, әгәр теләсәгез”, – дип әйттерә). Янында торган күшегеп беткән җаннарга караш ташлап, Рәшидәнең җылы сүзләрендә үзенә белдерелгән ышанычны тотып алып, Зөфәр – ир кеше – ханымның ышанычын акларга карар кыла: “Әйдә, миннән бер изгелек булсын! Эш белән йөриләр ич, мескеннәр!.. Һәм аңарда кинәт гаҗәеп бер энергия, кыюлык уянган кебек булды”.

Клубтагы (“клуб дигәннәре урамга кырынрак утырган, манарасы киселгән иске мәчет бинасы”) концерт вакыйгасында сәхнә вариантында трагизм беркадәр кимегәндәй кебек. Әсәр текстында кешеләрнең артистлар чыгыш ясаганнан соң кул чапмаулары – сугыш чынбарлыгы хасияте, кешеләргә тамаша түгел, юану, бер җылы сүз, нибары якты өмет кирәгрәк ич:  “Җыр бетте. Караңгыда утырган халык бер мизгел тып-тын булып торды. Әйтерсең, алар хыяллары белән бу иске мәчет эченнән бик еракка иң кадерле якыннарын, өметләрен, бәхетләрен эзләп киткәннәр иде. Һәм гүя әнә шул ерактагы фронтның карлы далаларына, бозлы сазлыкларына, кара урманнарына барып тапкан, кавышкан газиз якыннарыннан аерыла алмыйча, кире бу салкын ялгызлыкка кайтырга кодрәтләре җитмичә утыралар иде. …Әйе, мондый хәлдә ду килеп кул чабу мөмкин дә түгел иде”.

Автор Рәшидәдәге матурлыкны  татар кешесенең күңелендә сакланган  серле моң белән бәйли. Кыз башлап татар халык көе “Тәфтиләү”не башкара, гүя  кешедәге илаһи матурлыкның аһәңен – башлангычын  эзли: “Рәшидәнең күзләре берьюлы уйчанланып, ничектер эчкәре киткән кебек булды, йөзенә моңсу җитдилек чыкты – һәм менә һичкемне, һичнәрсәне күрмәс булып, саф, нечкә тавыш белән җырларга тотынды… …Бу көйнең моңын һәм бу сүзләрнең мәгънәсен телдән генә әйтеп биреп бетерерлек түгел иде. Бу көйгә, бу сүзләргә бөтен бер зур халыкның  гүя барлык йөрәк зары, саф вөҗданы, ачы нужасы, авыр хезмәте, кара бәхете, якты өмете, кырлары-яланнары, таулары-урманнары, күлләре-сулары, сандугач-былбыллары, караңгы көзләре, язгы таңнары – барысы-барысы бергә җыелган, бергә үрелгән, бер киң дәрьяга әверелеп ага да ага иде…”  “Юксыну” җыры аша бирелгән потенциаль эчтәлек – Зөфәрнең үз асылын, татар иренең хөр-бәйсез рухын юксынуы: “Хәтта Зөфәрне дә бу җыр тетрәтмичә калдыра алмады. Дөрес, аның юксыныр кешесе юк иде, сугыш китергән михнәт-газап аның күңеленә авыр таш булып ятмаган иде, әмма шулай да янындагы кешеләрнең тирән кичерешләре аңа да күчте булса кирәк – берара бугазы төбенә каты төер килеп тыгылды”.

Ирен югалткан, ачлы-туклы яшәү михнәтен өстендә тойган, ләкин матурлыкның үзе булып гомер итүче Рәшидә язмышы өчен җаваплы ир – Зөфәр, ни үкенеч, чигенәчәк, ханым ышаныч хисен  югалту ноктасына җитәчәк. Укучы биредә күл образына салынган эчтәлекне укый. Әйтергә кирәк, бу өлеш спектакль ахырында шактый отышлы килеп чыкты.

Алдагы сәхнә күренеше  Зөфәрнең йорт алырга исәпләп йөрүе турына сөйләү белән башланып китә. Зөфәр-Ушаков вакыйгаларында ирнең кешелек горурлыгын ялган юлы белән әйләнеп үтүе тасвирлана. Кыйммәтле мебель шыплап тутырылган йортта Рәшидә матурлыгы чынлап та рәшә генә. Зөфәргә Рәшидә әйткән сүзләр шул турыда: “син вәгъдә иткән бәхетле тормыш ул минем өчен далада уйнаклап югалган кайнар рәшә”. Автор Зөфәр табынган исәп-хисапка корылган тормышны, аңарга ачулы Сабитовны  бәяли. Спектакль ахырындагы бу өлеш тамашачыны тетрәндерә.

Студентларыбыз көче белән сәхнәдә куелган проза әсәре заманча яшьләрдә рухи ныклык, кешелек горурлыгы тәрбияләүгә хезмәт итә. Рәшидә теле белән автор яшәеш хакыйкатен буыннарга яңгырата: “Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга була, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!” 

Татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина.