Химия дөньяны коткарыр?!

Иртәгә, 26 май көнне А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтыда «КФУ: Киләчәк тарихы. Химия дөньяны коткарыр» дип исемләнгән экскурсия булачак. Аны Казан федераль университеты оештыра. 

Экскурсия барышында анда катнашучылар нефть табуның экологик, экономик һәм энергоэффектив алымнары эшләнә торган лабораторияләрне, ташта катып калган нефтьне һәм  КФУ химиклары көн саен куллана торган башка матдәләрне күрә алачаклар. Моннан тыш институт кунакларына 12-14 яшьлек балалар өчен тамашалы тәҗрибәләр күрсәтәчәкләр. Алар галим профессиясе белән якыннанрак таныша алачаклар. Шулай ук яшь кунаклар өчен фәнни-күңел ачу программасы да әзерләнгән.

«КФУ: Киләчәк тарихы» экскурсияләренең үзенчәлеге — биредә профессиональ экскурсоводлар юк. Барлык маршрут буенча кунакларны чын галим-химиклар озатып йөриячәк, барлык сорауларга да алар үзләре җавап бирәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, кызыксынучан кунаклар өчен беренче мондый экскурсия 2016 елның февралендә үткән иде, бүген «КФУ: Киләчәк тарихы» экскурсияләрендә 1500 кеше катнашкан. Проект зурларга да, балаларга да, чыгарылыш сыйныф укучыларына да, студентларга да ошый. Катнашучылар арасында КФУ студентлары белән беррәттән, КФУга беренче генә тапкыр килүчеләр дә бар.

Катнашу бушлай, регистрация үтү мәҗбүри. 

Аның өчен сылтама: https://kazanskiy-federalnyy-univ.timepad.ru/event/729995/

Экскурсиянең дәвамлыгы: 1,5 сәгать. 10.00 һәм 12.00 сәгатьләрдә 15 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен экскурсия Кремль ур., 29/1 йортында үтәчәк. 14.00 сәгатьтә 12-14 яшьлек мәктәп укучыларын көтәләр.