Хисам Камаловка — 90

Татарстан Республикасы Халык язучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Хисам Камаловка 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды

2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән сугыш ветераны Камалов Хисам Нуретдин улына (Хисам Камалга), аңа 90 яшь тулган көнне Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Юбилярны Татарстан Республикасы мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Эльвира Камалова тәбрикләде.

Әдәбият мәйданына Хисам Камал шагыйрь буларак килә. 1970 нче еллардан башлап ул башлыча чәчмә әсәрләр иҗат итә. Бөек Ватан сугышы, ул китергән кайгы-хәсрәт, афәт турында, өмет, бәхет һәм мәхәббәт турында уйланулар язучы иҗатында төп тема булып тора. «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым», «Түләнмәгән күз яше» романнарында, шулай ук «Бердәнбер ул» хикәяләр һәм повестьлар җыентыгында сугыш чорында булган вакыйгалар сурәтләнә, фронттагы һәм тылдагы хәлләр нәкъ чынбарлыктагыча бирелә, Совет кешеләренең батырлыгы, киң күллелеге, дошманга каршы үз-үзен аямыйча көрәшүе күрсәтелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Хисам Камал Волхов фронтында элемтәче була. Ике тапкыр яралана. 19 яшьтән аңа I группа инвалидлык бирелә.

Фронтовик язучылар, шагыйрьләр, әдипләр – горурлыгыбыз, аларның исеме – халкыбыз даны. Фронтта һәм тылда сугышчан батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән, коточкыч авырлыклар күреп, корбаннар бәрабәренә алар Туган илебезнең азатлыгын саклап калуга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Җиребезне немец-фашист баскыннарыннан саклап калган, корыч рухлы, түзем, талантлы, нык ихтыярлы Ватан солдатлары алдында без бүген түбәнчелек белән баш иябез.