“Хор Универсиадасы” гала-концертында бер генә татар хор коллективы катнаша

20 мартта С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында “Хор Универсиадасы” дип исемләнгән VII ачык хор Фестиваленең гала-концерты узачак. Анда Казан федераль университетының Татар халык хоры да катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин хәбәр итте.

Катнашучылар арасында Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбе хоры, “Delizia” балалар сәнгать мәктәбе хоры, КФУның “Гармония” камера хоры бар.

Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин сүзләренә караганда, быел Фестивальдә бер генә татар хоры булачак: “Татар халык хоры әлеге Фестивальдә ел саен катнаша. Бу бер традициягә әйләнгән кебек. Быел татар хорлары арасында без генә чыгыш ясыйбыз. Барлыгы дүрт җыр башкарып чыгарга исәп бар. Шуларның өчесе татар җырлары. Ул да булса “Җәй айлары”, “Сөбханалла” һәм татар халык җырларыннан тезмә – “Илкәем”. Ә дүртенче әсәр итеп без Жорж Бизеның “Кармен” операсыннан Болеро өзеген тәкъдим итәбез”, – диде ул.

Концертта балалар, яшьләр хоры һәм һәвәскәр хор коллективлары катнашуы көтелә.

Чарада “30+” категориясендә Н.Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлаган студентлар һәм дирижерлык факультетын тәмамлаган белгечләр җитәкчелегендә булган хорлар катнашачак. Фестивальнең махсус кунаклары – Мәскәү, Йошкар-Ола, Самара, Казан шәһәрләреннән килгән академик һәм фольклор хор төркемнәре булачак. Программада чит ил һәм рус классикасы әсәрләре, халык җырлары, рухи музыка һәм хәзерге заман композиторларының әсәрләре яңгыраячак.

Быелгы Фестиваль С.В.Смоленскийның тууына 170 ел тулуга багышлана. Ирнис Рәхимуллин әлеге шәхес турында кыскача таныштырып үтте: “Степан Смоленский – гаҗәеп шәхес. Ул мәдәният эшлеклесе, музыка белгече, палеограф, хор дирижёры, педагог та… Казан император университетында студент булып укыганда ук хорлар белән җитәкчелек итә башлый. Беренчеләрдән булып Казан укытучылар семинариясенә нигез сала. Ул 1889 елдан Мәскәүнең Синодаль көллияте хорын җитәкли һәм аның хоры Россиянең иң яхшы хорлар исеменә лаек була. С.Смоленскийның фәнни һәм музыка өлкәсендәге эшчәнлеген П.И.Чайковский, Н.А.Римский-Корсаков, С.В.Рахманинов кебек танылган композиторлар югары бәяләгән”.

“Фестивальнең оештыручылары – Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан Федераль Университеты һәм КФУның тарих музее. 2016 елдан алып Фестиваль ике этапта уздырыла: “Рухи музыка Фестивале” һәм “Хор Универсиадасы” дигән студентлар, укучылар арасындагы конкурс”, – диде Ирнис Рәхимуллин.

Фестивальнең максаты – Татарстан вузларында хор сәнгатен үстерү, хор коллективлары эшчәнлеген активлаштыру, яшьләр мохитендә дөнья классикасының иң яхшы үрнәкләрен, халык һәм рухи музыканың популярлаштырылуы булып тора.

11 марттан 14 мартка кадәр Казан федераль университетында “Хор универсиадасы” дип исемләнгән VII ачык хор Фестивале катнашучыларының тыңлау этабы узды.

Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина