Хуш, университет

2011нчы елны мин Казанга килдем — укырга, ә сәяхәткә түгел. Кытайда татарлар Казан федераль университетын бик югары күрәләр. Китәр алдыннан Америкага барган кебек шатландым. Нигә дигәндә, чит ил һәммә кеше өчен кызык бит. Казанга килгәдә кыш иде, шаккаттым —  бөтен җирдә кар. Бездә дә Казандагы кебек күп кар ява, ләкин аны чистарталар, урам кар яумаган кебек була.

Ярар, бу бернәрсә түгел, тулай торакка урнаштык, бик ошады, һәр кешегә аерым- аерым ятак, бүлмә зур. Урнашкач, комендант җыелышка чакырды, монда Кытай розеткаларын кулланмагыз дип башланган сүз, Кытайдан килгәнсез, тулай торакны пычратмагыз дип тәмамланды. 

Укуга керештек, татар теле атнасена дүрт сагәть, рус теле 6 сәгать. Татар теле дәресе сизелми дә үтеп китә, миңа бик ошый. Рус теле дәресе бик әкрен уза һәм мине ардыра иде. Хәзерлек курсы да бетте, аннары факультетка кердек, мин журналистика һәм телевидениене сайладым, анда ике ел укыдым, ошамады һәм авыр булды. Шуннан соң татар журналистикасына күчендем, анда әйбәт, дәресләр татар телендә бара. Группадашларым күп ярдәм итә иде, арабызда бернинди дә күңелсезлек булмады.

Вакыт тиз үтте, группадашларым белән магистратурада да бергә укыдык, бер- беребезгә булган дуслык көчәйде.

Мине укыткан шул матур татар апаларга һәм көчле татар абыйларга рәхмәт әйтәм! Аларның ярдәменнән, белеменнән башка мин бүгенгә хәтле укый алмас идем аларга түбәнчелек белән баш иям.

Хуш, университет! Берничә айдан соң Иншаллаһ, диплом белән Кытайга кайтам, сезне искә алып торырмен, сезне яратам, сез булмасагыз бүгенге мин булмас идем, югары урында утырмасам да,ничек адәм булуны өйрәндем,иң мөһиме шул.

Надир ФАТИХ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.