«Хыял йорты» — Әлмәт театрыннан татарча «Дом — 2»

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре тәмамланды. Алар өч көн дәвам итте. Казан тамашачысы барлык спектакльләргә дә зал тутырып тулы аншлаг белән йөрде. Әлмәтлеләр барлыгы өч спектакль тәкъдим иттеләр — «Син кайда идең?», «Тыкрыкта булды бу хәл», «Хыял йорты». Сүзебез соңгысы турында.

«Хыялсыз кеше – канатсыз кош дигән», — бер әдип. Һәркемнең күңелендә йөрткән хыял йорты була. Ул кеше анда үзен бәхетле, уңайлы итеп хис итә, барлык хыяллары да тормышка аша ди, имеш. Спектакльдәге вакыйгалар да нәкъ менә хыял йорты дип аталган җирдә бара. Татарча «Дом 2», ягъни мәсәлән, һәм аның исеме «Хыял йорты». Сюжет буенча «Хыял» фирмасы җитәкчесе Салават урман уртасында җимерек йорт сатып ала һәм анда реалити-шоу оештыра. Кастинг аша сайлап алынган дүрт кыз кыргый шартларда яшәргә һәм алып баручы әйткән төрле биремнәрне үтәргә тиеш булалар. Боларның барысы да интернетта онлайн күрсәтелә. Шулай ук ирексездән әлеге шоуга Салаватның компаниясендә эшләүче дус егетләре дә кушыла. Алар авыл егетләре булып уйныйлар. Кайчандыр авылдан чыккан егетләр инде затлы киемнәргә киенгәннәр, үзләренең кайдан чыкканнарын да онытканнар. Урман аланына килеп эләгүгә аларга затлы киемнәрен салып, авылча киенергә боерык бирелә. Кызларның дүртесе дүрт төрле булган кебек, егетләр дә алардан ким түгел. Артист Илшат Агиев уйнаган Нәфкать – саран, һәр тиенен исәпләп яши. Аның хатын-кызларга акча түгәсе килми. Айрат Мифтаховның герое – Идрис нәкъ бүгенге заман яшь кешесе. Ул үз тормышын телефоннан башка күз алдына да китерә алмый. Кыскасы, зомбилашкан. Аңа гади тормышка караганда виртуаль дөнья артыграк, ул бары тик шунда гына аралаша. Спектакльдәге нечкә юмор нәкъ әлеге образ белән бәйле иде. Бу һәрбербезгә ачы пародия булып күренде. Ә өченче егет – Раушан Мөхәммәтҗановның герое бик тә ыспай, кызларны үзенә карата белә, оста аралашучан коммуникабель егет.

Ни гаҗәп, реалити-шоуда катнашырга дип килгән кызларның барысы да егетләрнең танышлары булып чыга. Әле алай гына түгел, егетләр аларны чын күңелләреннән сөяләр, ләкин үз хисләрен белгертергә батырчылык итмиләр. Искәндәр бары тик үз сөйгәне белән социаль челтәрләрдә генә аралаша, аңа әллә ничә аккаунттан хатлар яза, ә Нәфкать 3 яшеннән яратып йөргән кызына мәхәббәтен аңлата алмыйча азаплана…

Компаниянең җитәкчесе Салават әлеге йортны нәкъ менә егетләр тормышларындагы иң мөһим адымны ясасыннар өчен эшли дә инде. Тик Салават үзе дә егетләр хәлендә. Дүртенче кыз – Ләйсән, әлеге рольне Резеда Хәертдинова башкарды, аның кайчандыр сөеп йөргән кызы булып чыга. Кызның әти-әниләре каршы булу сәбәпле егет аның тормышыннан югала. Ләкин Ләйсән дә аңа тугрылыгын саклап кала алган. Аларның күрешеп аңлашулары, сернең чишелүе нәкъ соңгы мизгелдә була. Спектакль «хеппи енд» белән тәмамлана. Барысы да сөйгән ярлары белән кавышалар һәм аңлашалар, димәк, икенче тур биреме – авыл егетләрен гашыйк итү бурычы үтәлә, әмма бу уенда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк.

Спектакль яшь драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган. Режиссеры да үзе. Музыкаль комедия өчен музыканы Эльмир Низамов иҗат иткән, җырларның шигырьләре Илгизнең тормыш иптәше – Резеда Гобәеваныкы.

Спектакль яшюләр аудиториясен күздә тотып эшләнгән һәм аның аудиториясен 18 – 40 яшь белән чикләргә була. Гәрчә залда өлкән буын вәкилләре күбрәк тә иде әле. Комедиядә яшьләр сленгы һәм бары тик алар гына кабул итә торган нечкә юмор да җитәрлек. Спектакль чорыбызның җитди проблемаларына да кагылып үтә – яшьләрнең бары тик интернетта гына аралашуы, чынбарлыктагы танышуларның кимүе, үз хисләреңне аңлата алмау, беренче адымны ясарга курку, мәхәббәт, акча һ.б. Яшь драматург Илгиз Зәйниевнең театрга яшьләрне җәлеп итәргә тырышуы һәм аларга аңлаешлы темаларны күтәреп, аларга аңлаешлы телдә иҗат итүе зур сөенеч, әлбәттә. Ләкин без шундый ук характерларны  Илгизнең башка бер «кассовый» спектакле — «Мәхәббәт фм»да да очратабыз. «Хыял йорты» спектакле миңа хәзерге вакытта Тинчурин театрында бара торган «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектаклен дә хәтерләтте. Драматург Туфан Миңнуллинның әлеге әсәрен режиссер Резеда Гарипова куйган иде. Шулай ук жанры буенча ул да музыкаль комедия. Хәтта берникадәр ситуацияләр дә охшаш. Спектакль шундый ук темаларны колачлый. Анда авылга клуб төзергә килгән дүрт егетнең авыл кызларына ничек гашыйк булулары һәм төзегән килешүләрен бозулары сурәтләнә.

Спектакльдә декорацияләр гади. Сәхнә уртасында буш ящиклар урнаштырылган. Артка таба ертык тукыма бөркәнгән иске җимерек йорт һәм сәхнәнең як-ягында өчәр багана. Алар ут белән яна. Миңа спектакльдәге турыдан-туры эфир җитмәде. Актерлар авызыннан бу турыда кат-кат кабатланса да, ул тамашачыны эләктереп алмады.

Шунысы игътибарга нык лаек спектакльдә бары тик яшь артистлар гына уйный. Әлмәт театрының яңа көчләр белән тулыланган икәнен күрү сөнечле. Һәм тагын берсе — спектакль «Россиянең кече шәhәрләре театрлары» федераль партия проекты ярдәмендә куелган. Проект кысаларында халкы 300 меңнән артмаган шәһәр театрларына федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2 миллион 700 мең сум бүлеп бирелде. Әлеге проектка халкы 300 мең сумнан артык булган Чаллы татар дәүләт драма театры һәм авыл җирлегендә урнашкан Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры катнаша алмады. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры белән Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.