Иҗат дулкынында

iij_th2ucpoГалиева Алинə Рамис кызы

Туган көне: 1998 елның 8 мае

Иҗаты турында: “Матур әдәбият белән кызыксыну, күп әсәрләр уку мине иҗатка алып кереп китте. Хикәя, нәсерләр, драма әсәрләре һәм шигырьләр язам. Үз гомерендә бер генә тапкыр да шигырь язып карамаган кешенең күңеле юктыр, диләр бит. Мин дә һәркемнең үзенең хисләрен каләм белән уртаклашканы бардыр дип уйлыйм. Ак кәгазьгә язылган сүз, җөмләләр башкачарак укыла һәм башкача яңгырый бит ул…”

“Уйламыйм” дип синең хакта уйлыйм,

Төшем белән яшим өнемдә.

Бер йөрәккә үтеп керә алгач,

Калмадың соң нигә гомергә?

Гашыйк иткәч нигә китеп бардың,

Салып мине кайнар утларга.

Аның ялкыннары бар йөрәкне

Шундый каты итеп яндыра.

Ничек түзим? Ничек синсез яшим?

Ай югалды тормыш күгемдә.

Синең сурәтеңне гөлдән ясыйм,

Җырлар язам кушып җилләргә.

Сары яфрак тотып кулларыма,

Берьялгызым атлыйм сукмактан,

“Он(ы)там” диеп һаман искә алам,

Өмет итәм сине язлардан.