Иҗат кичәсенә рәхим итегез

18 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) Һ.Такташның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Трибун, бунтарь, гыйсьянчы шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, табигать һәм бизәкләр шагыйре, балалар сөеп укырлык әсәрләр иҗат иткән әдип, драматург. Элеге сүзләр бөек Такташны сурәтли. “Нәни разбойник”, “Мокамай” шигырьләре, “Караборынның дусты” повесте, «Җир уллары» трагедиясе, “Урман кызы” җыры һәм башка – төрле жанрларда язган әсәрләре буыннан-буынга яратып кабул ителә.
Кичәдә әдипнең тормыш юлы турында аның оныклары, кардәшләре истәлекләре белән уртаклашачак, галимнәр Фоат Галимуллин, Миләүшә Хабетдинова, Лена Гайнанова, Марсель Әхмәтҗанов аның иҗат юлы белән таныштырыр. Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреатлары Р.Гаташ, Р.Низамиев, С. Әхмәтҗанова, Р.Зәкуан, И.Иксанова, Р.Аймәт чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килер. Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова башкарган җырлар кичәнең бизәге булыр.
Кичә 17 сәгатьтә башлана.