И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте

Дөньяви һәм дини уку йортлары арасында хезмәттәшлек буенча билгеле бер таләпләргә, белем бирү программаларын булдыру буенча гомуми стандартларга килергә кирәк. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Болгар ислам академиясендә Татарстан Президентының мөселман дин әһелләре белән очрашуында шулай дип белдерде.

Ул чыгышында яңа проект буенча университетта ресурс үзәге булдырылганын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, бу үзәк белем бирү һәм тикшеренү эшчәнлегеннән тыш, дөньяви һәм дини уку йортлары арасында багланышларны көйләп тора. Бу үзәк тирәсендә дәүләт хакимият органнарына фәнни-методик ярдәм күрсәтүче экспертлар берләшмәсе булдырылганын әйтте. Ректор, Ислам дөньясындагы вазгыятькә оператив анализ һәм бәя бирү максаты белән, Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкъны өйрәнү институты белән берлектә, КФУның ситуацион үзәк булдыру юнәлешендә эшләгәнен белдерде. “Моннан тыш, без ислам дөньясындагы хәлләр буенча мәгълүмати-аналитик эшкә йөз тоткан белгечләр әзерләүгә керештек”, — диде.

Илшат Гафуров фикеренчә, акчаны экономияләү максатыннан, шәкертләрне дөньяви вузларда өстәмә укыту буенча партнер вузлар арасында координацион эшне көчәйтергә кирәк. “Дөньяви һәм дини уку йортлары арасында хезмәттәшлек буенча билгеле бер таләпләргә, белем бирү программаларын булдыру буенча гомуми стандартларга килергә кирәк”, — дип, ул Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе арасында хезмәттәшлекне үрнәк мисал итеп китерде. Ул бүген, Минтимер Шәймиев киңәше буенча, татар дин әһелләренең язма мирасын өйрәнү буенча Казан университеты һәм Болгар академиясе арасында килешү төзелгәнен искәртте. Киләчәктә академия Петербург көнчыгыш кулъязмалары институты хәзинәләреннән дә файдалана алсын өчен, КФУның шуңа теләктәшлек итәчәгенә ышандырды.

“Тагын бер проектларның берсе – без “Ярдәм” фонды белән белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча килешү төзедек. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә университет бинасында белем алу мөмкинлеген бирәчәк. КФУ һәм Болгар академиясе ислам мәгарифе өлкәсендәге төп мәйданчыклар булырлар дип ышанам”, — дип төгәлләде Илшат Гафуров чыгышын.