Иң кыйммәтле Иран блокбастеры — Голливудка каршы (видео)

Рамазан аенда республикада Мөхәммәд Пәйгамбәр турында фильм күрсәтәләр. Татарстанлылар Иран тарихындагы иң кыйммәтле блокбастерны карый ала.

Иран кинорежиссеры Мәҗид Мәҗидинең “Мөхәммәд — Аллаһ илчесе” фильмы киң республика прокатына чыгарыла. Әлеге кинотасма 2016 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш фильмы иде.

“Мөхәммәд — Аллаһ илчесе” фильмы прокатка июнь аенда чыкты. Фильмны киң аудиториягә тәкъдим итү Татарстан халкының ихтыяҗына нигезләнгән: узган елны Казан кинофестивале вакытында ул зур популярлыкка иреште. Ай дәвамында кинотасма Казан кинотеатрларында («Корстон», «Тандем», «Мир») һәм республиканың мәдәният биналарында күрсәтелә.

ТР Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү буенча тикшеренүләр үзәгенең әйдәп баручы эксперты Рөстәм Батров фикере:

— Фильмны бер тапкыр караганым бар. Белгечләр әлеге хезмәт белән танышып, фикер алышканнан соң, аны күрсәтергә тәкъдим итәргә карар кылды. Бу фильм искиткеч, зәвыклы һәм күңелне кузгатырлык. Ул дөнья күләмендәге шедевр. Режиссер гаять зур эш башкарып, бөтен мөселман халкына аңлаешлы, кабул итүгә җиңел булырлык итеп эшләргә тырышкан аны.

“Мөхәммәд — Аллаһ илчесе” фильмы – “Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы” трилогиясенең беренче өлеше. Ул аның балачагына (тууыннан алып, 12 яшенә кадәр) багышланган. Шулай ук фильм ислам барлыкка килүнең Көнбатышта артык билгеле булмаган тарихи чорын тасвирлый.

2015 елда төгәлләнгән бу фильм Иран киносы тарихында бүген иң кыйммәтлесеннән (якынча 50 млн. $) һәм иң күп көч куелганыннан (10 елга якын хезмәт) санала. Әлеге хезмәт күп тамашачылар күңелен яулаган һәм 2015 елда Америка Кино сәнгате академиясе тарафыннан “Чит телдә иң яхшы фильм” категориясендә “Оскар” премиясенә номинацияләнгән.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА,

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты