2019 ел Казан федераль университетында Иван Михайлович Симонов елы дип игълан ителде. 1 июльдә Антарктиданы ачуда катнашучыларның берсе, күренекле галим, Казан университеты ректоры Иван Михайлович Симоновның тууына 225 ел тулды.
КФУның элеккеге ректоры биографиясеннән кызыклы фактлар белән танышыйк. Казан университеты профессоры Иван Симонов (1794-1855) Ф. Беллинсгаузен һәм М.П. Лазарев (1819-1821) җитәкчелегендә Антарктидага оештырылган Беренче рус экспедициясендә катнашкан. 1820 елның 28 гыйнвары алтынчы континент — Антарктиданың ачылу датасы булып санала. Алтынчы материкны эзләргә киткән бердәнбер галим Симонов булган! 1819 елда нибары 25 яшьлек Иван Михайлович астрономия, география, этнография, биологик күзәтүләр алып барган, шулай ук Россиядә беренчеләрдән булып планетар магнит кырын өйрәнә башлаган.
Симоновның бөтен гомере диярлек Казан университеты белән бәйле. 18 яшендә талантлы егет математика фәннәре магистры исемен йөртә.
Иван Симонов Россиядә беренчеләрдән булып үзен астрономиягә багышларга карар иткән, ул зениттагы Кояшның диңгез астрономия күзәтүләре методикасын һәм чагылдыру приборы конструкциясен эшләгән. 1814 елда Симонов адъюнкт һәм шул ук елда экстраординар профессор вазифасын ала. И.М. Симонов физика-математика фәннәре бүлеге деканы, астрономия һәм Магнит обсерваториясе директоры, проректор, ә аннары 1846 — 1855 елларда Н.И. Лобачевскийдан соң ректор вазыйфасына була.
Петербург Фәннәр академиясе корреспонденты, шулай ук илебезнең һәм Европаның төрле җәмгыятьләре һәм учреждениеләренең мактаулы әгъзасы итеп сайлануы галимнең казанышларына дәлил булып тора. Иван Михайлович Симонов исемен Петр I антарктикасында бозлык һәм Тын океанның көньяк өлешендә 1820 елда ачылган кеше яшәми торган утрау йөртә.
Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.