Җиңү маршы кайчан булачак?

30 нчы апрельдә Казан федераль университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 нче язын каршылап студентларның Җиңү маршы үткәреләчәк. Җиңү маршы Казан университеты җәмәгатьчелеген илдәге мөһим дата — Җиңү көне тирәсендә берләшүен символлаштыра.

Студентлар белән беррәттән маршта «КФУның үлемсез полк»ы, Бөек Ватан сугышы ветераннары, башка федераль университет вәкилләре, укытучылар, хезмәткәрләр һәм университетны тәмамлаучылар да катнашачак. Маршны КФУ ректоры, ТР һәм Казан шәһәре җитәкчелеге вәкилләре җитәклиячәк.

Җиңү маршы кысаларында герой-шагыйрь М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу, ветераннар һәм килгән кунаклар катнашында университет җәмәгатьчелеге митингы, «Студентлар язы — 2016» гала-концерты булачак.