Иң оста биюче данын ел саен акларга кирәк!

Уку елы мәктәпләрдә генә түгел, өстәмә белем бирү оешмаларында да тәмамланды. Гадәттәгечә, сәнгать мәктәпләре ел нәтиҗәләрен ясый һәм хисап концертларын әзерли. Татарстанның әйдәп баручы коллективы – «Дорога из города» бию театры студиясе дә искәрмә түгел. Өстәвенә, яшь егет-кызлар концерт өчен «Юлны баручы җиңәр» дигән тулы бер режиссерлык куелышын әзерләгән.

Ул көнне «Ак барс» яшьләр үзәгендә дистәләгән бала сәхнәгә чыгарга әзерләнде. Балаларының чыгышларын карарга аларның әти-әниләре дә килгән иде.

– Кызыма 8 яшь. 4 яшендә «Минем биисе килә!» дигәч, шәһәрнең иң яхшы коллективына илттек. Баланың дуслары тагын да артты. Аның өчен бию – ул аралашу, хәрәкәт, тормыш, – ди кечкенә Камиләнең әнисе Ләйлә Галиуллина.

Камилә үзе дә сыната торганнардан түгел, аның планнары бик зурдан:

– Минем өчен «Дорога из города» – ул дуслык, ышаныч һәм… тартылу-сузылу (көлә). Без еш кына төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Җиңү яулаганда, мин чын-чынлап горурланам! Мин монда лаеклы ялга кадәр биичәкмен! – дип белдерде ул.

Үз балалары өчен әниләр генә түгел, әтиләр дә борчылып торды. Дмитрий Макарычев бу сәнгать төренә карата үз фикерен җиткерде:

– Улым Матвей коллективта беренче ел гына бии. Без аның уңышларын, грамоталарын, дипломнарын күреп, сөенәбез. Менә бу хисап концерты да үзенчәлекле, гади программалардан аерылып тора. Без тулы бер сюжеты, тарихы, мәгънәсе булган концерт карадык. Хатыным да заманында бу коллективта шөгыльләнгән, «Дорога из города» гел дә телгә алына, аның дәрәҗәсе югары. Улыбыз Матвей өчен без аны юкка сайламаганбыз. Минем өчен улымның урамда эшсез йөрмәве, компьютерга текәлеп утырмавы, ә менә бүген шәхес буларак үсүе мөһим.

Шул арада грим бүлмәсендә үз чыгышларына коллективның «ветеран»нары әзерләнә иде. Олег Мельников алар санына, һичшиксез, керә, чөнки ул коллективта инде 12 ел бии! «Дорога из города» мөгаллимнәре туплаган иң беренче төркемдә үк булган ул.

– Биегәндә мин бернәрсәдән дә, беркемнән дә оялмыйм, миңа рәхәт. Бию һәм коллектив ярдәмендә мин бу шөгыльнең минеке икәнен аңладым. Бүген мин Мәдәният институтында укыйм. Акча, дан – килә-китә торган нәрсәләр икәнен аңлыйм, иң мөһиме – синең шөгылең сиңа ошарга тиеш. Булачак хореограф күзлегеннән миңа нәкъ менә режиссерлык куелышында катнашу икеләтә кызыклы. Өстәвенә, режиссер – безнең якын дус, без аңа ышанабыз, – ди Олег.

Иң зур җаваплылык, билгеле, студиянең җитәкчеләрендә иде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәктәре Лилия Баһаветдинова концертның программасы турында сөйләде:

– Мондый концертларны ел саен әзерлибез. Ләкин режиссерлык куелышы бездә беренче тапкыр. Ярдәмгә Марина Ясельская – яшь һәм, минемчә, сәләтле режиссер килде. Шактый кыска вакыт эчендә без Марина белән программа төзедек. Ул номерларны башкару техникасына басым ясап кына калмады, ә куелышка мөһим мәгънә салырга тырышты. Шулай ук Марина яшь җырчы һәм алып баручыларны да чакырды. «Дорога из города»ның йомгаклау концерты мондый зурлыкка үсәр дип бер дә уйламаган идем. Бәлки моны матур гадәткә дә әйләндерергә кирәктер.

Программа куелышы башкару дәрәҗәсе белән таң калдырды. Зал атмосферасын һәм биючеләрнең энергетикасын сүз белән генә җиткерә торган түгел. Тамашачы залында утырганда, үзеңнең гади хисап концерты түгел, ә тулы бер тарих шаһите булганыңны аңлыйсың. Режиссер идеяне бию теле ярдәмендә җиткерә алды, ә бу, һичшиксез, зур хезмәт нәтиҗәсе һәм осталык күрсәткече.

 

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА,

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты