Җиңсәк Санкт-Петербургка барабыз дип котыртып куйдым

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында “Иң яхшы академик төркем” конкурсына йомгак ясалды. Төркемнең чын мәгънәсендә берләшеп эшләвен таләп итә торган әлеге конкурс Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары өчен аеруча да уңышлы үтте.

“Югары курсларның иң яхшы старостасы” номинациясендә I урын 10.2-404 төркем старостасы Лариса Долговага, “Иң яхшы академик төркем” номинациясендә I урын 10.2-602 төркеменә бирелде һәм “Беренче курслар арасында иң яхшы академик төркем” номинациясенең финалистлары булып 10.2-801 төркеме танылды.

Университетыбызның мәгариф, фәнни, иҗтимагый тормышында актив катнашучы төркем старосталарын, кураторларны һәм академик төркемнәрне билгеләүче традицион гомумуниверситет конкурсы быел унөченче тапкыр үтте. Ул КФУ ачылуга 215 ел тулуга багышланды. Төркемнәр арасындагы кызу ярыш өч турдан торды: институтлар һәм юридик факультет 20 нче февраль – 24 нче марттан “Иң яхшы академик төркем”гә старт бирделәр, икенче турда финалистлар сайлап алынды, өченчесендә турдан соң җиңүчеләр билгеләнде.

Сәламләү сүзе белән КФУның яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова чыгыш ясады. “Залда утырган һәр кеше – университетыбызның иң лаеклы шәхесләре. Сессиянең кызу чагында без сезгә бәйрәм ясарга булдык. Имтиханнарыгызны уңышлы бирерсез дип өметләнәбез. Социаль һәм тәрбия эшләре буенча барлык урынбасарларга, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул.

Мәгълүм булганча, конкурска барлыгы 100дән артык гариза кабул ителгән һәм нибары 55е генә икенче турга үтә алды. Шулай ук быел яңа бирем дә өстәлде: төркемнәргә “Без – КФУның яңа тарихы” дигән темага видеоролик төшерергә тәкъдим ителде.

“Иң яхшы академик төркем” номинациясе җиңүчеләрен КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Лера Камалова бүләкләде. “Төркем старостасы – үзенчәлекле кеше. Ул төркемнең кызыксынуларын бик яхшы аңлый, кураторның иң якын ярдәмчесе. Староста ул – барлык студент коллективын алга әйдәп бара алучы психолог. Староста булу кызык та, авыр да һәм лаеклы да. Төркем тормышы никадәр вакыйгаларга бай, нәтиҗәләргә тулы булуы старостадан тора”, – дип искәртте ул.

Әлеге конкурс эчендә алты номинация буенча урыннар билгеләнде: “Беренче курслар арасында иң яхшы академик төркем”, “Түбән курслар (2-3 курслар) арасында иң яхшы академик төркем”, “Югары курслар (4,5 һәм магистратураның 1,2 нче елы) арасында иң яхшы академик төркем”, “Түбән курслар төркеменең иң яхшы старостасы”, “Югары курсларның иң яхшы старостасы”, “Академик төркемнең иң яхшы кураторы”.

“Югары курсларның иң яхшы старостасы” номинациясендә I урын яулаган институтыбызның 10.2-404 төркем старостасы Лариса Долгова чыгышында төркемнең бердәмлеге тагын да ныгуын һәм аңа терәк-таяныч булуын билгеләп узды. Ул университетның барлык оештыручыларына һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективына рәхмәтләрен җиткерде.

“Академик төркемнең иң яхшы кураторы” номинациясендә җиңүчеләрне Казан федераль университетының социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректор Ариф Межведилов котлады. “Барлык кураторлар, старосталарны, коллегаларыбызны хөрмәт итәбез. Уку йортына елдан-ел иң яхшы студентлар керүенә шатланабыз. Бу – уртак җиңү”, – дип билгеләп үтте ул.

Традиция буенча “Интеллектуаль яз” фестивале кысаларында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” турниры, “Дебатлар”, “Эрудит”, “Тарихка кереп кал”, “Рус телен беләсеңме? Эссе” конкурс сынауларында җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Сәламләү сүзе белән “Түбән курслар арасында иң яхшы академик төркем” номинациясе җиңүчеләренә Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов мөрәҗәгать итте. “Конкурс 2006 елдан үткәрелеп килә. Шунысы сөенечле: бәйгедә катнашучыларның саны белән бергә сыйфат та арта. Чыннан да, без – Казан федераль университеты тарихы. Бу конкурс коллектив арасында бердәм эшләргә өйрәтә. Барыгызга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм”, – дип уңышлар теләде ул.

Институтыбызның 10.2-602 төркеме конкурсның барлык турларын җиңеп чыгып, зур хезмәтләр куеп финалга җитә алды. Аларның ничек итеп “Иң яхшы академик төркем”гә әзерләнгәнен ачыклар өчен без төркемнең старостасы Фирүзә Яруллинага берничә сорау бирдек.

– Фирүзә, ничек әлеге ярышта үз көчегезне сынап карарга уйладыгыз һәм әзерләнү процессы ничек узды?

– Бу конкурста катнашу турында социаль һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Дамир Хәйдәрович хәбәр итте. Ул бу эшне безгә ышанычын белдереп тапшырды. Башта бик куркып калдым, чөнки минем өстә группаны да бу эшкә күндерү, ничек тә җинүгә ышандыру тора иде. Барысын да җыеп аңлаттым: без конкурста катнашабыз, һәркайсыгызга эшләр бүлеп бирәм, оештырып алыйк инде, дидем. Аларга аңлату өчен әле үземә дә ышанырга, тырышырга кирәк булды. Алар артык сүз куертмыйча, ризалашты.

Институттан без кече группалар арасында икенче курс төркеме белән ярышып алдык. Беренче эш итеп безнең уңышлардан торган портфолио тутырырга кирәк иде. Тиз арада төркем оешкан төстә бу эшне башкарып чыкты һәм ярыйсы гына калынлыкта хезмәтләр, уңышлар тупланды. Минем төркемдә шундый булдыклы, талантлы кешеләр булуына бик сөендем. Төркемдәшләрем, чыннан да, һәркайсы үз эшен зур җаваплылык белән, кыска вакытта башкарып чыкты. Мин аларның һәркайсына рәхмәтле.

– Бәйгедә нинди сынаулар аша үттегез? Иң авыр һәм иң җиңел биремнәрне аерып әйтә аласыңмы?

– Финалга әзерләнү авыррак булды, әмма да ләкин зарланмадык, зарланып утырырга вакыт та юк иде. Группаның КФУ тарихына катнашын белдереп, видео төшердек. Таныштыру өчен презентация кирәк иде, бер кызыбыз хәтта һәркайсыбызга атап шигырь дә чыгарды. Бу бик уңышлы фишка булды дип уйлыйм. Шулай ук КФУның быел юбилей датасы, аны да чагылдырырга кирәк булу сәбәпле, Бөек Ватан сугыш темасына да кагылдык, группам бик эчтәлекле чыгыш ясады.

Боларны барысын да УНИКС сәхнәсендә тәкъдим иттек, жюри күңеленә үтеп керерлек тамаша күрсәтә алуыбызга башта бик ышанмадык. Ләкин баштан үк мин группама, җиңсәк Санкт-Петербургка барабыз дип котыртып куйдым.

Биремнәрне алай авыр яки җинел булды дип бүлеп тә булмый, чөнки берсе дә җинел бирелмәде, кайсыберләре сценарий язды, музыка тапты, рәсемнәр ясады, һәркайсы үз эше белән мәшгуль булды. Бердәм булгач, авырлык бик сизелмәде.

– Җиңгәч тә, нинди тәэсирләр кичердегез?

– Өметләр инде юк кебек иде, ләкин күптән түгел безне бүләкләү тантанасына җыйдылар. Һәм үзебезнең җинүче икәнне белгәч, бәхет күктән ашты! Бүләгебезне алгач үк, безгә ышанычын белдергән, даими рәвештә булышып торган Дамир Хәйдәровичка рәхмәтебезне җиткерергә дип институтка юл тоттык. Төркемдәшләремнең шатлыклы йөзләрен күрү ң – үзе бер шатлык иде! Бу бәйрәмне оештыручыларга, төркемемә зур рәхмәтемне белдерәм һәм минем белән укучы кешеләр шундый талантлы, группам бердәм булуына мин чиксез шат.

Әлеге конкурста катнашып, җиңүгә ирешкән кызлар-егетләр конкурста катнашуларыннан, ирешкән нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар. Киләчәктә дә аларга актив студент тормышында уңышлар, тагын да бөек үрләр яулауларын теләп калабыз!

Зилә Мөбәрәкшина. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 3 курс студенты.