Иң шәп төркем кем? Без!

«Тырышкан табар, ташка кадак кагар” ди халык мәкале. Менә шундый тырыш, максатчан, ташка кадак кагардай студентлар белем ала Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә.  Алар киң кырлы, күп төрле бәйгеләрдә канашып кына калмыйлар, ә зур җиңүләргә дә ирешәләр.

Инде 10 нчы ел рәттән Казан федераль университеты күләмендә үткәрелеп килә торган “Иң яхшы уку төркеме” конкурсында Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге стдентларының исеме бик еш яңгырый. Ел саен, бүлегебез студентлары әлеге бәйгедә катнашып зур җиңүләргә ирешәләр.

Быелгы бәйге дә бүлегебезгә генә түгел, ә Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыбызга зур күрсәткечләр алып килде.

2015-2016 нчы уку елында зур төркемнәр арасында “Иң яхшы уку төркеме” исеменә 10.2-201 нче төркем, 4 нче курс студентлары лаек булды.

Кече төркемнәр арасында финалист исеменә 10.2-404 нче төркем, 2 курс студентлары һәм беренче курс төркемнәре арасында 2 нче урынга 10.2-503 нче төркем студентлары лаек дип табылды.

Шулай ук, әлеге бәйгедә “Иң яхшы уку төркеме старостасы” номинациясе дә каралган. Әлеге номинациядә, зур төркемнәр арасында җиңүче булып, бүлегебезнең 10.2-106 нчы төркеменнән 5 нче курс студенты Эльвина Нәҗипова табылды.

3FUDSZ4u5UA

Әлеге төркем, узган 2014-2015 нче уку елында “Иң яхшы уку төркеме” исемен алган иде. Өстәвенә, быел март аенда, алар Казан федераль университеты данын яклап Төмән шәһәрендә үткәрелгән “Россиянең иң яхшы төркемнәре” бәйгесендә катнашып, зур уңышларга ирешеп кайттылар.

Җиңүче төркем белән старосталарга бүләккә – Санкт-Петербург шәһәренә экскурсия каралган.

Әлеге бәйгедә җиңү – ул студетларны төркем эчендә тагын да берләштерә. Бер зур гаилә икәнлекне тагын бер кат таныта. Тырыш, ярдәмчел, максатчан студентлар янәшәсендә, әлбәттә, икенче әти-әни вазыйфасын башкаручы, безгә, студентларга, зур мөмкинлекләр тудыручы хөрмәтле кураторларның, җитәкче апа-абыйларның булуы зарур. Без алар белән горурланабыз, рәхмәт әйтеп баш иябез! Җиңүчеләрне ихластан котлап, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

 

Эльвина НӘҖИПОВА, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 5 курс студенты