Иң яхшы академик төркем – кемнәр алар?

Студент чоры нәрсә ул? Паралар, курс һәм диплом эшләре, төрле фестивальләр һәм, әлбәттә, синең белән һәрвакыт янәшәдә торган академик төркем. Барлыгы Казан федераль университетында унөч институт һәм бер факультет. Һәрберсе курс һәм юнәлеш буенча төркемнәргә бүленә һәм дустанә мөнәсәбәтләргә корылган зур коллективка туплана. Билгеле, һәр студент үзенекен иң яхшысы дип саный. Бу дөреслеккә туры киләме икән соң? Әлеге сорауны ачыклар өчен КФУ быел да «Иң яхшы академик төркем» конкурсын уздырды.

Быелгы конкурс КФУ ачылуга 215 ел тулуга багышланды. Төркемнәр арасындагы кызу ярыш өч турдан торды: институтлар һәм юридик факультет 20нче февраль – 24нче марттан “Иң яхшы академик төркем”гә старт бирделәр, икенче турда финалистлар сайлап алынды, өченчесендә турдан соң җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсның номинацияләре дә бик күп булып чыкты. Беренче, кече һәм олы курслар арасындагы иң яхшы төркем, кече һәм олы курслар арасындагы иң яхшы староста, иң яхшы куратор шикелле лаеклы исемнәр һәр катнашучы студентка җиң сызганып эшләргә этәрде.

22нче апрель көнне УНИКС концертлар залы төрле факультетлар, курслар белән тулы иде. Шуларның арасында Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының журналистика бүлегенең беренче курсның 13.3–800нче төркеме дә күренде. Конкурсның барлык турларын җиңеп чыгып, зур хезмәтләр куеп алар финалга җиттеләр. Аларның ничек итеп «Иң яхшы академик төркем»гә әзерләнгәнен ачыклар өчен без төркемнең старостасы Юля Акмурзинага берничә сорау бирдек.

— Юля, ничек әлеге ярышта үз көчегезне сынап карарга уйладыгыз?

— Мин КФУның интернет челтәрендәге төркеменә кереп, конкурс турында постны очраклы күреп алдым. Ул вакытта гаризалар кабул итү бара иде. Миңа бик кызык булып тоелды, шуңа күрә бар группадашларга әлеге ярыш турында хәбәр салдым. Барысы да катнашырга теләк белдергәннән соң, без портфолио җыя башладык, чөнки иң элек төркемнең бар казанышларын бер папкага тутырып тапшырырга кирәк иде. Мәдәният, фән, мәгърифәт, спорт, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге дипломнар, бүләкләр портфолиябезне бизәде, калган төркемнә арасында дәрәҗәбезне күтәрде дип саныйбыз.

— «Иң яхшы академик төркем» нең финалына әзерләнү процессы ничек узды?

— Сер түгел, финалга әзерлек бик тиз барды, чөнки безгә биш кенә көн бирелде. Бу кыска вакыт эчендә без бер минутлык видеоролик төшерергә, журналист һөнәрен күрсәткән визитка ясарга һәм музыкаль чыгыш уйлап табырга өлгерергә тиеш идек. Музыкаль номерда без Казан Университетының тарихын чагылдырырга тырыштык.

— Юля, әзерлек вакытында нинди дә булса чыгымнар булдымы?

— Әйе, физик яктан(көлә). Чын дөресен әйткәндә, акча ягыннан чыгымнар булды, ләкин минималь дәрәҗәдә. Видео сыйфатлы булсын дип, без видеографны ялладык, төркемнең образын тудырыр өчен, имидж детален сатып алдык. Студентның акча букчасын сакларга тырыштык инде.

— Төркемегез үзендә җаваплылык сиздеме соң?

— Әлбәттә! Кураторыбыз Марина Владимировна Симкачева, институтның җитәкчеләре алдында бик зур җаваплылык тойды. Финалга узгач бигрәк тә теләктәшлек артты. Һәркем безгә яхшы теләкләр язды, мөмкин кадәр ярдәм итте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына аерым зур рәхмәтләр әйтәсе килә, чөнки ул безгә костюмнар, флаг эзләп тапты. Төркемебез җаваплылык һәм шул ук вакытта ярдәм дә сизде.

— Староста буларак, ничек уйлыйсың: әлеге конкурс коллективыгызга ничектер тәэсир иттеме?

— Глобаль үзгәрешләр булмады, ләкин «Иң яхшы академик төркем” конкурсы безне тагы да берләштерде, һәрберебездә якты хәтирәләр генә калдырды. Бу мизгелләр мәңгелеккә сакланды дисәк тә була. Призлы урынны яулап, Түбән Новгородка сәяхәтне дә отарбыз дип ышанып калабыз.

Жюри исә төркемнәрнең уку, фән һәм укудан тыш эшчәнлек ягыннан бәяләнде. Конкурсның нәтиҗәләре май урталарында билгеле булачак. Сабакташларыбызга уңышлар, бары тик уңышлар телик.

Айзилә Сабирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.