КФУ студентларын 2018-2019 уку елында «Иң яхшы академик төркем» конкурсында катнашырга чакырабыз.
Быел әлеге конкурс Казан университетының 215 еллыгына багышлана.
Конкурсның номинацияләре берничә:
Беренче курсларның иң яхшы акдемик төркеме;
Түбән курс студентларының иң яхшы акдемик төркеме (2-3 курслар);
Югары курсларның иң яхшы акдемик төркме (4-5 курслар һәм магистратураның 1-2 курслары)
Түбән курс студентларының иң яхшы старостасы (1-3 курслар);
Югары курс акдемик төркеменең иң яхшы старостасы (4,5 курслар һәм магистратураның 1, 2 курслары)
Академик төркемнең иң яхшы кураторы.
Конкурс 3 турда үтә. I һәм II турлар читтән торып, III тур — очно.
I тур: Институтларда һәм Юридик факультетта 20 февральдән алып 24 мартка кадәр дәвам итә.
II тур: 25 марттан алып 7 апрельгә кадәр үтә.
III тур: 8 апрельдән 25 апрельгә кадәр. Конкурсның номинацияләре буенча җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү.
Тулырак мәгълүмат: https://media.kpfu.ru/news/startoval-konkurs-luchshaya-akademicheskaya-gruppa-kfu