Иң яхшы бүлмә һәм студентлар советы конкурсы башланды

25 февраль көнне КФУ тулай торакларында яшәүче студентлар арасында иң яхшы бүлмә һәм студентлар советы конкурсы башланды. Ул һәр елны үткәрелә. 

Конкурс үз эченә берничә номинацияне ала:

«КФУ тулай торагындагы иң яхшы студентлар советы»;

«КФУ тулай торакларындагы иң яхшы студентлар иҗтимагый оешмасы»;

«КФУ тулай торагындагы иң яхшы бүлмә».

Парлы яшәүче студентлар өчен «Семейное гнездышко» номинациясе.

20 мартка кадәр катнашучылардан гаризалар җыю дәвам итә. Апрельнең 1сеннән 12сенә кадәр бүлмәләр тикшереләчәк. Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү 18 апрельгә планлаштырылган.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.