Иң яхшы беренче медицина ярдәме күрсәтүчеләр КФУда укый

Казанда «Medical Quest» дигән олимпиада узды. Нәтиҗәдә медицина университетларының студентлары арасында узган ярышларның җиңүчеләре булып КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты командасы һәм Ижевск дәүләт медицина академиясе командасы танылды. Икенче урынны Төмән дәүләт медицина университеты яулады, ә өченче урынны — Кырым федераль университеты алды.

 

Олимпиада икенче тапкыр КФУда уза. Быел оештыручылар үзенчәлекле тематика тәкъдим иткәннәр — гадәттән тыш хәл вакытында беренче ярдәм күрсәтү.

Олимпиада оештыручыларының инициатив төркеме — КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары-постапокалипсис шартларында беренче ярдәм күрсәтү булган медицина квестының мәгънәсе белән таныштылар.

Жюри эшне белеп башкаруны, барлык процедураларны үтәгәндә әлеге гамәлләрне аңлата алу сәләтен, реакция тизлеген бәяләде.

Бу олимпиада — Татарстанда Казан федераль университеты һәм Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылган уникаль инициатива.

Быел олимпиадада катнашу өчен Казанга бөтен Россиядән 27 команда килган иде: Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Самара, Архангельск, Иркутск, Ижевск, Волгоград, Якутск, Симферополь һәм башкалар.

Барлык командалар медицина һәм башка юнәлешләр студентларыннан торды. Олимпиада үзе ике өлешкә бүленгән иде: студентлар-медиклар һәм башка профильләр студентлары өчен ярышлар. Төрле ярыш блокларыннан килгән командалар өчен теоретик һәм практик этапларның төрле биремнәре дә әзерләнгән иде.

Диана Садретдинова әзерләде.