Иң яхшы Игорь абый

«Сәмрух 2015» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балаларга, яшьләргә һәм укытучыларга бу ел тәүге тапкыр тапшырылды. «Иң яхшы әйдаман» номинациясендә җиңеп, премиягә лаек булучылар арасында КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Игорь Смирнов та бар.

— «Сәләт»кә сәлкеш буларак килгән идең, Игорь, инде менә иң яхшы әйдаман дәрәҗәсенә үсеп җиттең. Шушы еллар эчендә «Сәләт»тә ниләргә өйрәндең?

— Кызганыч, «Сәләт»тә бала буларак бер генә тапкыр була алдым. Әмма ул 18 көн эчендә бик күп файдалы мәгълүматка ия булдым. Иң истә калганы – шәп укыту программасы, мәктәптән аермалы буларак, икенче төрле итеп белем бирү.

Ә менә әйдаман буларак, «Сәләт» мине барлык яктан да үстерде. Иң кирәге – башкалар белән аралашырга һәм яңа кешеләр арасына җиңел кереп китәргә өйрәндем. Сәхнә белән дуслаштырды, авыр ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтте.

Җиңү җиңел бирелми — бу һәркемгә билгеле. Синең җиңүгә таба атлаган адымнарың нинди булды?

Беренче адым – «Әйдаманнар мәктәбе» конкурсында катнашу. Әлеге ярышның иң катлаулы мизгеле – үз дусларың, коллегаларың белән иң шәп әйдаманны билгеләү. Чираттагы адым – башлаган эшне ташламау, ахырына җиткерү. Конкурсның уртасында «Ә бу миңа кирәкме?» – дигән сорау туа. Иң мөһиме – шушы сорауга дөрес җавап бирү. Калганы булачак.

Игорь, «Иң яхшы әйдаман» исеме ул бит әле зур җаваплылык та өсти, яшь әйдаманнар синнән үрнәк ала башлыйлар… Моны аңлау кыенлыклар тудырмыймы?

Киресенчә, миңа бу бик ошый. Үз үрнәгемдә башкаларга нәрсә дә булса өйрәтә алсам, миннән дә бәхетле кеше булмас. Шуңа күрә дә укытучы һөнәре ошый инде миңа. (Игорь – булачак укытучы. — авт.)Qx8WiFanPLg

Финалистларның исемен әйтергә чыккан Йолдыз Миңнуллина бары синең белән генә күрешеп узды. Шул вакытта нинди уйлар килде сиңа?

Дөресен әйткәндә, ул һәммәбез белән дә күреште, миңа өстәп «бишне» бирде. Без Йолдыз апа белән «Раушан – 2014» вакытында, минем беренче әйдаманлык сменасында танышкан идек. Һәм вакыт-вакыт мин «Ялкын» журналына мәкаләләр язам. Күрүемә шат идем, шуңа мин дә сөенеп «бишне» бирдем.

Бар кешене премиянең күләме кызыксындыра. Серне чишәсеңме?

Кемнең беләсе килә, «Сәмрух – 2016»га гариза бирсен. Минем өчен сын һәм исем бик тә кадерле.

Иң яхшы әйдаман — ул…

Сәлкешләр өчен әйдаман абый-апалар һәрвакыт иң-иңнәре. Шуңа күрә бу сорауга төгәл аерым бер образны әйтеп булмыйдыр. Ләкин берничә мөһим сыйфат мәҗбүри: балаларны ярату, вакытыңны кызганмау һәм үрнәк була белү.

Илүсә Арикеева, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты