Иң яхшы КФУ активисты Эльза Гыйздәтова: «Студент идеаль булырга тиеш».

Эльза Гыйздәтова — КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты. Булачак инглиз теле укытучысы. Милли җанлы Мөслим районы кызы белән сезне дә таныштырасыбыз килә. Димәк, Эльза дөньясына рәхим итегез! 

—  Эльза, синең белән танышкан чакта бик оялчан кыз идең, ә хәзер син бик күп оешмаларда үзеңнең активлыгыңны күрсәтәсең, чараларда катнашасың. Кыю булырга кайда өйрәндең һәм сере нидә моның?

— Мәктәптә укыган чакта әзрәк оялчан булсам да, аралашучан идем, дусларым да күп булды. Гимназиябезнең волейбол һәм баскетбол командаларында уйнадым, 10 ел сәнгать мәктәбенә йөрдем, республика олимпиадаларында призер була идем. Укытучыларым төпле белем бирделәр, шуңа күрә университетта уку артык авырлык тудырмый, Аллаһка шөкер. Буш вакыт күп булгач, “Сәләт”, Бөтендөнья Татар яшьләре Форумы һәм башка күп кенә оешмаларның проектларында катнаштым, КФУның Татар халык хорында җырлый башладым, яңа дуслар таптым. Әле бүген дә тәҗрибәле кешеләр белән төрле идея-проектларны чынга ашырабыз. Шулай итеп, әкренләп кыюлык та, элек күзгә күренмәгән бүтән сыйфатлар да ачылды миндә.

— Синеңчә, КФУ студенты нинди булырга тиеш?

— КФУ студенты гына түгел, гомумән, барлык студентлар да булдыра алган кадәр идеаль булырга тиеш, дип уйлыйм. Ягъни укуда сынатмаска, шул ук вакытта актив булырга, җәмгыятькә файда китерергә, эшләргә дә тиеш. Әти-әнинең, университетның һәм сиңа ышанган кешеләрнең йөзенә кызыллык килерлек булырга тиеш түгел.

       ҮзМәк синең тормышта нинди урын алып тора? Анда синең вазыйфаң нидән гыйбарәт?

— ҮзМәк — милли проект ул. Безнең бар булган әйберебез ул — энтузиазм һәм Халыклар дуслыгы Йортында кабинетыбыз. Әлеге проектның максаты – мәктәптә текә үзидарәләр булдырып, укучыларда татар теленә сүнеп барган мәхәббәтне уяту, милли аңны үстерү. Һәр мәктәпкә бер студент-куратор билгеләнгән, даими рәвештә танылган шәхесләр белән очрашулар, төрле чаралар үткәрәбез. Әлеге проект кысаларында Smart Tatar проектын да чынга ашырдык. Оештыру эшләренең бер өлеше, спонсорлар белән эшләү минем өстә иде. Бу проектларның Вконтактеда рәсми төркемнәре бар, тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итсәгез, бик шат булырбыз.

Иң яхшы КФУ активисты” бәйгесендә җиңеп чыгу өчен күп көч куелдымы?
—  Әлеге конкурста бер ай эчендә ирешкән уңышларны, дипломнарны күрсәтергә, ягъни “КФУ активисты” дигән исемне акларга кирәк иде. Минем өчен апрель ае тыгыз булды: Санкт-Петербургта конференция, инглиз-татар телләре буенча тәрҗемә бәйгесе, татар теленнән олимпиада, “ҮзМәк”, “Tatar Dozor”…

Узган ел Германиягә бару бәхетенә дә ирешкәнсең икән. Әлеге илдән нинди тәэсирләр белән кайттың?  

— Әйе, узган елны “Тандем” программасы аша Германиягә барып кайтырга насыйп булды. Тандем-партнерым, дустым Клаудия миңа Бавариядә тикшеренү эше язарга ярдәм итте, аның белән бүген дә элемтәдә торабыз.  Европа – Европа инде, тәэсирләрне сүз белән  аңлатып та булмый. Халык бай яши, өйдә аяк киеме белән йөриләр, кешеләр гел елмаялар… Дунай елгасы, Вальхалла… Әмма алардагы иреклекне йөрәгем кабул итә алмады. Театрга баргач, без, Рәсәй студентлары, беренче антрактта ук спектакльдәге күренешләргә түзә алмыйча кайтып киттек, ә европалылар аны нормаль кабул итә. Минемчә, сәнгатьтә һәм иреклектә әхлакый чикләр булырга тиеш.

Эльза, шушы уңышларыңның нигезендә нәрсә ята дип уйлыйсың?

— Кешенең тормышын, минемчә, ике әйбер билгели – әти-әнисе биргән тәрбия һәм аралашкан дуслары. Әти-әниемә һәм дусларыма мин бик рәхмәтле.

 

 

 

Әңгәмәдәш — Илүсә Зәйнетдинова, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.