Иң яхшы студентларга дипломны ректор үзе тапшыра

Үзләрен укуда гына түгел, иҗатта, спортта һәм иҗтимагый тормышта актив күрсәткән студентлар КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында җыелдылар.

Һәр елны ректор Илшат Гафуров университет һәм җәмгыять файдасына зур эшләр башкарган студентларга кызыл дипломнарны үзе тапшыра. Быел Казан университеты оешуга 215 ел. КФУ ректоры һәм бик күп мөгаллимнәр әйтүенчә, мондый укучылар хезмәт өчен зур бәя һәм университетның әһәмиятен билгели, чөнки бүген бөтен дөньяда иң кыйммәтле ресурс булып югары квалификацияле белгечләр тора.

«Бүген бик күңелле көн, чөнки иң яхшы студентлар күптән көткән дипломнарын алалар. Алга таба сез үз юлыгызны сайлаячаксыз, бу — укуны дәвам итү дә, эш урыны да булырга мөмкин. Мин сезгә һәм әти-әниләрегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Беренчедән, кайчандыр Казан федераль университетын сайлаганыгыз өчен. Икенчедән, безнең белән бергә, бер команда булып университетны төрле чараларда танытуыгыз өчен,» — дип мөрәҗәгать итте Илшат Гафуров.

Казан федераль университетын тәмамлаучы студентларның ирешелгән уңышлары чын мәгънәсендә югары. Мәсәлән, 2017/2018 уку елы дәвамында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан үткәрелгән дәүләт яшьләр сәясәтен үткәрү эффективлыгын бәяләү буенча КФУ җиңүче дип табылды. Инде августта 700дән артык КФУ студенты WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында волонтерлар булачак.

«Университетта уку дәверендә күбегез күп белем һәм күнекмәләрдән тыш дуслар тапкансыздыр дип ышанам. Университетта бөреләнгән дуслык кына тормышың барлык этапларында да дәвам итә. Мин моны үземнән беләм. Барыгызга да уңышлар, үз кызыксынуларыгызга туры килгән эш табуыгызны, һәрвакыт үзегезне уңайлы хис итүегезне телим. Тормыш үзгәрә, без дә үзгәрергә тиеш, студент еллары сезгә моны өйрәткәндер дип уйлыйм,» — дип тәмамлады чыгышын КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Чыгарылыш курс студентларын башка мөхтәрәм кунаклар да тәбрик иттеләр. Алар арасында ТР Икътисад министры Фәрит Абдулганиев, «Kazan Education» вузга кадәр әзерлек үзәге җитәкчесе Ринат Абдулхаликов бар иде. 

Без дә котлауларга кушылабыз һәм диплом алучыларга зур уңышлар, тормышта югалп калмауларын телибез!