Иң яшь абитуриентка — 15, ә иң өлкәненә — 72 яшь

Кабул итү кампаниясе тәмамлануга бара. 29 июльдә Казан федераль университетына кабул ителгән студентларның беренче исемлеге чыгачак. Конкурслы сайлап алуда бары тик документларның төп нөсхәләрен тапшыручылар гына катнаша алачак. 

Керү баллы узган елгыга караганда зуррак булырмы? Бу сорауга кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе җавап биргән. Быел абитуриентларның БДИ баллы күпкә зуррак, ә бакалавриатка урыннар 2018 елгы төсле. Бу «бюджет»ка урыннар узган елга караганда зуррак булачак дигән сүз. Күп кенә абитуриентлар ахырга кадәр документларының төп нөсхәсен керү шансы зуррак булган вузга илтү өчен үзләрендә саклап тотачагы ачык. КФУга бюджет урынына дип 4317 төп нөсхә документ бирелгән. Кабул итү планы — 5345. Калган атнада халык документларның төп нөсхәсен алып килүен дәвам итәчәк һәм бу аерма бетәчәк дип саный Олег Германович.

Бюджет урынына керү өчен документларның төп нөсхәсе иң күбесе Психология һәм белем бирү институтына (556), Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына (460), Халыкара мөнәсәбәтләр институтына (416) тапшырылган. Лидерлар арасында шулай ук Идарә, икътисад һәм финанслар институты (300), Фундаменталь медицина һәм биология институты (270) бар.

Нибары 551 бюджет урыны булган Алабуга институтына бүгенгә оригиналны 418 абитуриент тапшырган. Яр чаллы институтында бюджет урыннары күбрәк — 832, анда кабул итү комиссиясенә 683 оригинал тапшырылган.

Түләп укуга килгәндә, Олег бодров әйтүенчә, документларның төп нөсхәсен 2123 кеше тапшырган. План буенча — 6704 кеше булырга тиеш.

2019 елда 12074 кеше беренче курс студенты булырга тиеш. Быелның иң яшь абитуриентына — 15, ә иң өлкәненә — 72 яшь. Бүгенгә үз документларын БДИны 100 баллга тапшырган 274 мәктәп укучысы китергән, алар арасында 4 предметны 399 баллга тапшырган Рамил Баһавиев та бар. Ул укуын КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтында дәвам итәргә җыена.