Иң яшь студент — КФУда

Казаннан 13 яшьлек Лина Мөхәммәтҗанова Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенә документлар тапшырды. Ул – КФУ тарихындагы иң яшь абитуриент.

Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә хәбәр иткәнчә, Лина Мөхәммәтҗанова Казанның 122нче гимназиясендә укыган, шуннан соң Санкт-Петербургның 162нче белем бирү үзәгенә күчкән, аны экстерн булып тәмамлаган. Кыз документларын КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына «лингвистика» юнәлешенә тапшырган.