Ибн Фадлан белән бергә сәяхәт

“Чит җирләрдә үткәргән бер көнең, өеңдә үткәргән 10 елга торыр” дигән Анатоль Франс.

DSC00105Чыннан да чит илләргә чыгып без үзебез өчен бик күп яңалык ачабыз, карашларыбызны киңәйтәбез, башка дөнья белән танышабыз. Бүгенге көндә чит илгә чыгу ял итү формасын алган. Ләкин борынгы заманда үз өеңне ташлап чыгып китү, дөнья белән хушлашуга тиң. Шүңадыр бәлки Ибн Фадлан каршыма бик кыю, көчле рухлы,батыр, куркусыз кеше кебек килеп баса.

maxresdefault
“Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан — Идел буе Болгарына ” күргәзмәсен карап кайткач миндә сәяхәт итү теләге тагын да көчәйде. Бу күргәзмәнең нигезендә 921-922 елларда Идел болгарлары хөкемдары Алмыш хан чакыруы буенча килгән габбасилар хәлифәсе Әл-Моктадир илчелегенең сәркатибе Ибн Фадлан тарафыннан төзелгән көндәлек ята. Күргәзмәнең төп максаты – Ибн Фадлан чорын төрле яктан тасвирлау, ул аралашкан халыкның мәдәниятын яктырту, сәяхәт вакытында күргән төрле дөньяларны күрсәтү тора. Күргәзмәгә кергәч үзеңне шул заманга килеп эләккән кебек хис итәсең. Кайбер көнкүреш әйберләре бүгенге көнгә кадәр үзгәрмәгән, мәсәлән: каеш, кайчы, чынаяклар.

_normal Бер ел буе сәяхәт эчендә Ибн Фадлан күргәннәрен бәйнә-бәйнә язып бара. Аның язмалары бүгенге көн укучыларына да кызыклы. Кеше үткәннәре белән кызыксынмый икән, димәк, ул кеше өметсез.

80331Шушы күргәзмәдән соң кешенең яшәеше турында уйланырга тагын бер рухи азык туплап чыгасың. Мәсәлән, Ибн Фадлан Болгар җире хатын-кызлары турында яза: “Мин хатын-кызларны ир-атлар килгәндә йөзләрен капларга күп тапкыр үгетләп карадым, ләкин файдасыз.” Болгар җирендә бик күп еланнар булган һәм халык аларга кагылмаган, еланнар изге җанвар буларак саналган.

347407e5e6532087885e1ac207b280cd Кешеләр сәүдә, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Ат ите, тары төп ризыклары дип тасвирлаган сәяхәтче. Әгәр гаиләдә ир бала туса, аны тәрбиягә бабасы алган, әти кеше әле бала тәрбияләрлек яшькә җитмәгән дип саналган. Әгәр арада берәр акыллы кеше булса, аны агачка асып куйганнар, шулай ул Тәңрегә хезмәт итә, янәсе. Сәяхәтче бу җирләрдә яшеннең күп булуына гаҗәпләнә, әгәр яшен берәр юртага сукса, халык аның кырына якын килми, эчендә үлгән кеше булса да. Шулай ук сәяхәтче Болгар җире халкының Ислам дине кабул итүләрен дә тасвирлый. Бу вакыт эчендә бик күп төрле могҗизалар була, аның көндәлегендә алар турында да язылган.

dsc_2
Бу күргәзмә сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, тарих белән кызыксынучыларга, үзен кызыклы мәгълүмәт белән баетырга теләүчеләргә бик зур мөмкинлек.

Гөлфиназ Нәбиуллина, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының 4 нче курс студенты.