Идел буе ономастикасы конференциясе

2017 нче елның 20-23 нче сентябрендә Ульяновск шәһәрендә “Идел буе ономастикасы” XVI Халыкара фәнни конференциясе булып узды. Чара әлеге исемдәге конференция үткәрелә башлауның 50 еллык юбилеена һәм аны беренче оештыручысы В.А. Никонов истәлегенә багышланган иде.

Конференциянең пленар утырышын Ульяновск дәүләт педагогика университеты ректоры Т.В. Девяткина ачып җибәрде. Ректор үзенең чыгышында әлеге конференциянең үткәрелә башлаган вакытын һәм бу чараны башлап җибәрүче атаклы рус ономатологы В.А. Никоновның (1904-1988) аны уздыруга керткән өлешен билгеләп үтте. Бу өлкәдә әйдәп баручы галимнәрдән В.И. Супрун, В.М. Калинкин, А.А. Бурыкин, Н.В. Васильева, Ф.Г. Хисамитдинова һ.б. үз чыгышларында әлеге галим мирасының ономастика өлкәсендәге гыйльми һәм гамәли әһәмиятен ассызыкладылар.

Конференциядә өч көн дәвамында, 6 секциягә бүленеп, күпсанлы докладлар тыңланды, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар оештырылды. Һәр чыгыш зур кызыксыну һәм игътибар белән кабул ителгән утырышларда галимнәр ономастиканың тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән катнашучыларның ономастик тикшеренүләрнең теориясе, методологиясе, гомуми һәм Идел буе топонимикасы, антропонимикасы, этнонимикасы, микротопонимикасы, поэтик ономастика турындагы чыгышлары конференция кунакларында зур кызыксыну уятты.

Конференциядә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары филология фәннәре кандидатлары Э.Х. Кадирова һәм Г.К. Һадиевалар катнашты.

Чыганак: http://media.kpfu.ru/news/idel-bue-onomastikasy-konferenciase