«Иделем акчарлагы» конкурсы җиңүчесе Алинә Хәбибуллина: «Иделем акчарлагы — күңел «перазагрузка»сын эшләргә менә дигән мөмкинлек».

Күптән түгел “Иделем акчарлагы” дип исемләнгән конкурс уздырылды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-901 төркемендәге беренче курс студенты Алинә Хәбибуллина әлеге бәйгедә беренче урын яулап кайтты. Алинә җиңүгә ничек ирешә алганын, конкурстан алган хис-кичерешләре белән 10.2-601 төркем студенты Зилә Мөбәрәкшинага биргән әңгәмәсендә уртаклашты.

– Алинә, “Иделем акчарлагы конкурсы синең өчен нинди бәйге булды? Сиңа ул нәрсә бирде? Нинди нәтиҗәләргә ирешә алдың дип уйлыйсың?

– «Иделем акчарлагы» бәйгесе дигәч, күз алдына иҗатка гашыйк кешеләр, илһам биреп күккә күтәрүче язучы-остазлар килеп, баса һәм андагы җылы мохитне тойгандай буласың. Бу конкурс минем өчен бик зур тәҗрибә булды. Моңа кадәр мәктәп укучылары арасында үткәрелгән бәйгеләрдә генә катнашканым бар иде, ә «Иделем акчарлагы»нда мин иҗатның киңрәк мәйданына чыктым, әдәбиятка бераз башкача да карый башладым. Башкача дигәндә, каләм тибрәтү белән бәйле күп кенә серләргә төшенүемне күз уңында тотам. Хәзер кулымда булган 1нче дәрәҗә дипломыннан бигрәк, әнә шул тәҗрибә белән якын «Иделем акчарлагы».

Катнашучыларның барысы да шулкадәр ягымлы, ачык кешеләр. Әдәбиятка гашыйк булганнардан башка мөнәсәбәтне көтеп тә булмыйдыр инде. Мин аралашырга һәрвакыт әзер булган яңа дуслар таптым. Казанның кайнап торган тормышыннан, тәгәрмәч эчендәге тиен кебек өзлексез йөгерүдән берникадәр вакытка туктап, көнемнең һәр минутын диярлек иҗатка багышладым. Ял итеп алырга, күңел «перазагрузка»сын эшләргә менә дигән мөмкинлек иде ул. Шуңа күрә бәйгенең соңгы мизгелләрендә «Икенче елга да һичшиксез катнашырга кирәк» дигән фикерне күңелемә «беркетеп» куйдым.

– Кайчаннан иҗат белән яна башладың?

– “Кайчан иҗат итә башладың” дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Ничек жавап бирергә генә белмим. Билгеле бер вакыт җиткәч, кинәт кенә каләмгә үрелмисең бит. Шуңа күрә төгәл җавап бирә алмыйм. Ләкин өйдәге китап-кәгазьләр тартмасында 2-3 сыйныфларда язылган хикәяләр дәфтәр-дәфтәр булып өелеп яталар. Алары өйрәнчек, ләкин беренче тәҗрибәләрем буларак бик кадерле. Соңрак, үсә төшкәч, һәр яшүсмер кызга хас булганча, көндәлек алып бара башладым. Битләрне мөмкин кадәр матуррак җөмләләр, шигырьләр белән бизәү теләге язучы-шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныштырды. Тора-бара көндәлектә үземнең шигырьләр дә языла башлады. Бу – табигый хәл. Институтта әдәбият фәненнән белем бирүче мөгаллимебез дә: «Һәрбер кеше яшьрәк вакытта шигырь язып карарга тиеш», — дигән иде. Ләкин шигырь юлларына сыеп бетә алмаган кайбер уйларны, хисләрне гади җөмләләр белән генә дә матур итеп җиткереп була дигән фикер мине хикәяләр белән дуслаштырды.

– Нәрсәләр турында язарга яратасың?

– Яшьләр турында, үземнең тирә-юньдә булган кешеләр турында язарга, хисләргә басым ясарга, барыннан да бигрәк, ярату турында язарга яратам. Тик мине гел күктә очып йөри дип уйларга кирәкми. Хикәяләремдә могҗиза тормышчан темалар белән үрелеп бара.

– Иҗатыңа якыннарың, әти-әниең ничек карый? 

– Якыннарым исә һәрвакыт илһам биреп, дәртләндереп торалар. Нинди генә эшкә тотынсам да, аларның ярдәмен тоям. Минем һәр адымым өчен борчылып, башлаган һәр эшем өчен янып-көеп торуларын беләм. Каләм белән дуслыгым өчен мин иҗат шартлары тудырган әти-әниемә һәм әби-бабамнарның искиткеч зур шәхси китапханәсенә рәхмәтлемен. Башта буй беренче киштәгә генә җитә иде. Соңрак өскәрәк тә үрелә башладык (апам, сеңелләрем белән ярышып укый идек) Моннан тыш, минем әдәбият укытучыларым да китапка мәхәббәтне ныгытуда зур роль уйнадылар. Аларга рәхмәтем чиксез!

Группадашларым да искиткеч жылы кешеләр. Бу уңышыма миннән дә ныграк сөенмәделәр микән әле алар… Эчкерсез һәм ихлас булулары өчен рәхмәт аларга!

– Ничек уйлыйсың, жюри сиңа нинди бәя биргәндә кайсы үзенчәлегеңне «тотып» алды, нәрсә җәлеп итте икән аларны?

– Жәлеп итәрлек нәрсә булды икән? Хм, үзләре ни дип сөйләделәр соң әле? Үзем кыз кеше булсам да, яшь егетнең күңел дөньясын ачарга тырышуым, әсәрнең азагын бераз көтелмәгәнчә тәмамлавым, кайбер әдәби алымнарны уңышлы куллануым… Хикәяне анализлаганда шул турыда әйтеп үттеләр.

– Татар әдәбиятына карашың нинди, татар яшьләрен кызыктырырлык проза, шигърият языламы бүген?

– Хәзерге яшь язучы-шагыйрьләрнең иҗатын күзәтеп барырга тырышам. Мин аларга сокланам. Бигрәк тә яшь шагыйрәләрнең заманча стильдә язылган, яңа образлар белән бизәлгән шигырьләрен исем китеп укыйм. Җәлеп итәрлек әсәрләр бар, һичшиксез. Аларны күрә белергә һәм үстерергә кирәк. Шул очракта гына татар әдәбиятының киләчәге дәвамлы булачак.

Зилә Мөбәрәкшина, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты.