IFTE-2021 педагогик белем бирү форумы май аенда КФУда узачак

Форум катнаш форматта үткәреләчәк.

26 майдан 28 майга кадәр Казанга дөньяның 39 иленнән мәктәптә белем бирүнең һәм Россиядә, чит илләрдә укытучылар әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен галимнәр киләчәк.

IFTE — галимнәргә үзләренең проблемалары һәм планнары турында сөйләргә, фикер алышырга һәм педагогика проблемаларын хәл итү өчен бигрәк тә актив цифрлаштыру контекстында яңача эңшләү алымнарын булдыру мөмкинлеге бирә торган иң көтелгән форумнарның берсе.

Елдан-ел аның эшендә катнашырга теләүчеләр арта бара: 2015 елда форумда Россиядән һәм башка илләрдән 165 коллега катнашса, 2020 елда, оештыру эшләренең техник кыенлыкларына һәм уникаль онлайн-форматына карамастан, форумда 29 илдән 900 гә якын галим катнашты (120се чит ил коллегасы).

Быелгы форум катнаш форматта (турыдан-туры Казан университетында һәм онлайн — Microsoft Teams платформасыенда) узуга карамастан, оештыручылар тапшырылган гаризаларның саны рекордлы ди.

«Форумның заявка кампаниясе узган елның үз рекордын яңадан кабатлады һәм 1516 гариза җыйды, шуларның 183е чит ил галимнәреннән. Теркәлү өч айдан аз гына күбрәк — 1 декабрьдән 10 мартка кадәр дәвам итте. Шул вакыт эчендә форумга ерак чит илләрнең 30, якын Көнчыгышның 9 иленнән 166 шәһәр һәм 213 университет галимнәре гариза бирде», — дип сөйләде IFTE рәистәше, КФУның психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин.

Педагогика белеме буенча VII Халыкара форумда спикерлар буларак  QS рейтингы мәгълүматлары буенча дөньяның иң яхшы йөз югары уку йортлары арасына керә торган Оксфорд, Гарвард, Глазго һәм башка абруйлы университетлар вәкилләре чыгыш ясаячак.

«Елдан-ел IFTE педагогик белем бирү буенча халыкара форум катнашучылар, илләр, докладчылар һәм җибәрелгән мәкаләләр санының тотрыклы үсешен күрсәтә. Яңа рекорд — моның бер дәлиле, — дип аңлатты IFTE башкарма директоры, КФУ психология һәм мәгариф институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Татьяна Баклашова. Форум эшендә АКШ, Бөекбритания, Ирландия, Швеция, Португалия, Австрия, Германия, Испания, Израиль, Австралия һәм дөньяның күп кенә башка илләреннән тикшеренүчеләр һәм педагог-практиклар катнашачак».

Форум эше кысасында өч зур халыкара фәнни-гамәли конференция узачак: «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен укытучылар», «Экстремаль күренешләр чорында белем бирү траекторияләре», «XXI гасырда укытучы-тәрбияче әзерләү». Өстәвенә, форум тарихында беренче тапкыр белем бирү өлкәсендә яшь тикшеренүчеләр өчен I Халыкара конференция оештырылачак, ул 2021 елның 25 маенда узачак. Анда катнашу өчен мәгариф өлкәсендә  тикшеренүләр үткәрүче 614 бакалавриат, белгечлек магистратура студентлары, аспирантлар (шуларның 268е — КФУ вәкилләре) теркәлгән.

Форумның оештыручылары анонсланган быелгы яңалыклар арасында  Россия университетларының  фәнни төркемнәренең махсус утырышларын (Special Sessions) уздыру булды. Оештыручылар мәгариф өлкәсендә экспертлар фикер алышуның әһәмиятен билгеләп үтә.

Фикер алышулар түбәндәге темалар буенча барачак: «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен укытучылар», «Экстремаль күренешләр чорында белем бирү траекторияләре», «XXI гасырда укытучы-тәрбияче әзерләү». Фәнни утырышларның модераторлары һәм дискуссиячеләре сыйфатында КФУның чит ил университетларыннан педагогик белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара экспертлар чыгыш ясаячак.

16 Россия югары уку йорты галимнәре үзләре булдырган практикалар, педагогик белем бирү методологияләре белән уртаклашу өчен Special Sessions эшендә катнашырга теләк белдерде.

Шулай ук IFTE кысаларында Россия мәгариф академиясе (РАО) экспертлары белән түгәрәк өстәлләр узачак. IFTE башкарма директоры, КФУ Психология һәм мәгариф институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Татьяна Баклашова РАО фәнни советы әгъзалары тарафыннан дискуссиягә чыгарылган мәсьәләләрнең мөһимлеген әйтте.

«Барлыгы түгәрәк өстәл форматында дүрт утырыш үткәрү планлаштырыла, аларда модераторлар һәм спикерлар буларак РАО фәнни советы әгъзалары чыгыш ясаячак, — дип аңлатты Татьяна Александровна.

Форумны оештыручылар пандемия чорында барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәүне вәгъдә итә.

«Педагогика белеме буенча халыкара форум бөтен дөньядагы мәгариф һәм психология өлкәсе вәкилләре өчен дөньяда иң төп дискуссия мәйданчыкларының берсе статусын алудан тыш, быел да Психология һәм мәгариф институты гына түгел, Университет клиникасы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казан университетының башка структур бүлекчәләре шөгыльләнә торган зур социаль проектка әверелергә тиеш, — дип аңлатты Айдар Кәлимуллин. — Казан университетының медицина өлкәсендәге мөмкинлекләрен, тәҗрибәсен һәм фәнни базасын исәпкә алып, КФУ ректоры Илшат Гафуров  Университет клиникасында форумда катнашучылар өчен коронавируска бушлай тест үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Яңалыклар арасында — Януш Корчак Россия җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган махсус сессия уздыру. Януш Корчак Россия җәмгыяте президенты, Казан Корчак үзәген оештыручы һәм җитәкчесе, КФУның Психология һәм мәгариф институты педагогика кафедрасы мөдире, «Тәрбия һәм белем бирүнең гуманитар парадигмасы» фәнни мәктәбенә нигез салучы Роза Вәлиева  педагогика белеме буенча IFTE VII Халыкара форум вакытында шундый әһәмиятле вакыйгага багышланган махсус сессия уздыру турында анонслады.  Ун илдән Корчак үзәге вәкилләре катнашуын расладылар.

Белешмә өчен:

Педагогик белем бирү буенча халыкара форум — Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы галимнәренең педагогик белем бирү өлкәсендә, университетлар, мәгариф учреждениеләре, ассоциацияләр вәкилләренең ел саен оештырыла торган очрашуы. Форум педагогик белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча тупланган тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булып тора. Форумны уздыру турындагы карар КФУның халыкара фәнни советы тарафыннан кабул ителде. Форум Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты тарафыннан уздырыла