IFTE форумында катнашучылар «Без бергә» КФУ балалар бакчасында булдылар

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе аутистик спектр тайпылышлары булган балалар белән эшләячәк.

Россиядә беренче  аутистик спектр тайпылышлары булган балалар өчен махсус «Без бергә» балалар бакчасы IFTE-2021 педагогик белем бирү буенча халыкара форумда катнашучылар өчен ишекләрен ачты.

КФУ балалар бакчасы мөдире Ирина Нигъмәтуллина кунакларга Казан университеты укытучыларының һәм галимнәренең эшен берләштерүче мәгариф учреждениесе моделен күрсәтте.

Балалар бакчасы аутистик спектр тайпылышлары (РАС) булган балалар белән эшләячәк. Аны булдыру 2017 елда ректор Илшат Гафуров тарафыннан инициацияләнгән, инициативаны Татарстан җитәкчелеге хуплады.

«Балалар бакчасы федераль инновацион мәйданчык булып тора. Ул КФУның кайбер структур бүлекчәләренең: Психология һәм мәгариф институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, шулай ук Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге, Инновацион үсеш үзәге фәнни потенциалын берләштерергә мөмкинлек бирәчәк”, — дип аңлатты И.Нигъмәтуллина.

Экскурсия вакытында форумда катнашучылар төркем, ресурс бүлмәләре пространстволарын карадылар, аутистик спектр тайпылышлары булган балалар өчен махсус җиһазландырылган, белгечләр кабинетларының заманча җиһазларын бәяләделәр.

А.И.Герцен исемендәге РДПУ галимнәре балалар бакчасы базасында аутистик спектр тайпылышлары булган балалар белән эшләү өлкәсендә белгечләр әзерләү һәм укыту буенча мәйданчык булдыруның уңай ягын, шулай ук Гаилә белән эшләү үзәген оештыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, КФУның «Без бергә» махсуслаштырылган балалар бакчасы Россиядә аутистик спектр тайпылышлы балалар өчен генә булган мәктәпкәчә белем бирү оешмасын оештыруның беренче тәҗрибәсе булачак. Ул булачак педагогларны укытуның, аларның квалификациясен күтәрүнең база мәйданчыгы, шулай ук аутистик спектртайлышылары булган балаларны тәрбияләү буенча федераль мәйданчык булачак.

Автор: Галина Хәсәнова