«Игелекле эшләр атнасы» кысаларында КФУ студентлары этләр приютында булды

Бу атнада Казан федераль университетында традицион «Игелекле эшләр атнасы» дигән акция үтте. Геология һәм нефть технологияләре институтыннан волонтерлар командасы Лаеш районының Столбище поселогында урнашкан хуҗасыз этләр приютына барганнар. Этләр бик күңелле һәм дустанә булганнар. Волонтерлар этләр белән уйнаганнар һәм эшчеләргә территорияне тәртипкә китерергә ярдәм иткәннәр. Институтта волонтерлык юнәлешенең җитәкчесе булып Батыр Аднаев тора. Чарада студентлар Арина Вильданова, Эльвина Юнысова, Рифат Хәмитов, Жадыра Касыбай актив катнашканнар.