Игълан!

image0000515 апрель — татар халкының улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукай вафат булган көн. Бу көнне ел саен ТР Язучылар берлеге аның каберенә чәчәкләр куюны оештыра. Быел да иртәнге сәгать унда Г. Камал театры янында Татар зиратына барырга теләүчеләрне ике автобус көтәчәк. Чәчәкләрне Язучылар берлеге вәкилләре алып килә.

Син дә бу чарада катнашырга теләсәң, 15е көнне Камал театры янына кил. Тукайны бергәләп искә алыйк.