Игътибар! Мәйданда подкастчылар…

Яшь, креатив, максатчан… 13.3-701 группа студентларына әнә шундый сыйфатлар хас. Ничек кенә татар журналистикасына яңалык алып килергә дип баш ватып йөргән студентлар арасында, алар инде күптән үз мохитен тапкан. Татарча беренче подкаст белән экспериментны башлап җибәрәләр. Нәрсә соң ул подкаст? Әлеге төшенчә Көнбатыштан килеп керә. Икенче төрле подкаст – форматы ягыннан билгеле бер темаларга багышланган радиотапшыруны хәтерләтүче аудиофайл. Аны радио белән бутарга ярамый, подкаст гади платформада урнаштырыла, аны теләгән вакытта тыңлап була.

Студентларга подкаст булдыру идеясен КФУ Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы профессоры Васил Гарифуллин әйтә. Яшьләр шунда ук әлеге тәкъдимне чынга ашыру хыялы белән яна башлыйлар.

Эшне башлаганда кыенлыкларсыз гына булмый. Мәсәлән, подкастны яздырып, аның белән шөгыльләнү студиясе юк. Укудан соң аларга бик еш кына буш аудитория эзләргә туры килә. Ләкин, алар төрле шартларда эшләргә риза, иң мөһиме — комачаулый торган тавышлар булмасын. Ә студентлар өчен подкаст яздыруның иң яхшы урыны – шоурумның гримеркасы. Яшьләргә университетның фотографы Максим Толчинский еш ярдәм итә. Яздыру микрофоны нәкъ менә аның бүләге.

Подкаст яздыру белән барлыгы биш кеше шөгыльләнә. Әмма группаның калган студентлары да идеяләр тәкъдим итү, фотолар төшерү белән булыша. Төп алып баручылар – Ильяс, Чулпан, Миләүшә, Рәфидә, Рәидә.

— Төркемебез бик яхшы, һәрберебез диярлек проект өчен тырыша. Ләкин, кайбер чакларда ачуланышып та алабыз. Бу иҗади колллективка хас әйбер, шуңа без аңа әллә ни игътибар бирмибез. Вакыт ягыннан кысан булса да, подкаст алып бару безгә бик ошый”, – диде Ильяс Баһауов.

Студентлар подкаст кысаларында Татарстанга, татарларга бәйле темалар, борчыган мәсьәләләр турында фикерләре белән бүлешә. Әмма болар белән генә чикләнмиләр. Актуаль булган темаларга алар бик озак сөйләшеп утыра ала.

— Темалар үзеннән үзе туа хәтта. Сөйләшеп утырганда ук “бу хакта подкастта сөйләшербез” дибез. Әле алда да бик күп кызык темалар булачак. Безне кабул итеп тыңласыннар иде. Яшьләр сүзе ничек кызык булмасын инде? Аннан без һәрвакыт конструктив тәнкыйтькә әзер, колак салачакбыз. Мисал өчен, Инстаграмда “Азатлык” сайты китергән комментарий. Ә бер дәлилсез һәм начар сүзләргә без игътибар итмибез”, – дип белдерде үз позициясен Чулпан Гарифуллина да.

Студия кунаклары булып башта студентлар үзләре булса да, күптән түгел алар фикер алышырга башка кешене чакырды.

– Әлегә студиябездә бер генә кунак булды. Ул да булса, беренче татар блогеры – “Татар малай” (Ринат Галиәхмәтов). Ә алга таба башка кызыклы шәхесләрне чакырырга ниятлибез. Ләкин кем икәне әлегә сер булып калсын”, – ди Рәидә Нигъмәтҗанова.

Подкаст алып баручылары укырга да, имтиханнарга әзерләнергә дә, яңа чыгарылыш ясарга да өлгерә. Һәр атнаны диярлек, подкастчылар үзләренең тыңлаучыларын яңа чыгарылыш белән сөендерә.

— Подкаст безнең өчен укудан кала мөһим шөгыль. Ул безгә рәхәтлек бирә: бушанырга ярдәм итә. Сессия вакытында бераз туктап торырга да туры килде, ләкин без тыңлаучыларыбызны югалтырга теләмибез, тема эзлибез”, – дип үз хисләре белән уртаклаша Рәфидә Галимҗанова.

— Подкаст яздыру вакытында кызыклы ситуацияләр дә булгалый. Хәтерлим, безгә аны яздыру өчен 2,5 сәгать бүленеп бирелде. Ә без аның бер сәгатен бары көлеп кенә үткәрдек. Кайвакы үзебез әйткән сүзләр дә, нәтиҗәләр дә абсурд тоела”, – ди Миләүшә Гафурова.

Шаярулар, кызыклы фикерләр әйтү, рәхәтләнеп көлүләр яшь вакытның аерылыгысыз һәм алыштыргысыз. 2 курста укучы студентлар — подкаст алып баручылары өчен ул бигрәк тә кадерле. Алар әлеге шөгыльгә бик җитди карыйлар. Яхшы контент булдыру – аларның төп хыялы. Ә сыйфатлы, дөрес мәгълүмат җиткерү — бурычлары булып тора. Киләчәктә подкастчылар чыгарылышларны видео форматында да эшләп карарга уйлый.

Мондый җаваплылык алган, зур кызыксынулары булган, йөрәкләрендә иҗат итү, эш дәрте кабынган студентларга бөек үрләр яуларга озак калмагандыр, мөгаен. Ә үз эшләрен яратып башкарсалар, бигрәк тә.

Фәнүзә СИРАҖИЕВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.