II Россиякүләм «Ключевое слово — Тел ачкычы» премиясе

Россиянең Милләт Эшләре буенча Федераль агенствоның житәкчесе Игорь Баринов телнең төрлелеген саклап калуга багышланган II Россиякүләм «Ключевое слово — Тел ачкычы» премиясенә гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте.
Максаты: Россия Федерациясендәге телләрнең төрлелеген саклап калу.
Үткән елны әлеге премия беренче тапкыр үткәрелде — без 500 гә якын гариза кабул иттек. Университет һәм институтлар, иҗтимагый оешмалар, үз җирлегендә эшчәнлек алып барган авыл китапханәләре, шулай ук битараф булмаган кешеләр, галимнәр ярдәмендә без төрле милләт телләренең үсеше һәм аны саклап калу проблемасының Россияда гына түгел, ә башка илләрдә дә никадәр актуаль икәнлеген аңладык.
Әлеге премия кысаларында 7 номинация каралган:
— иң яхшы мультимедиалы проект
— иң яхшы нәшрият проекты
— иң яхшы фәнни проет
— иң яхшы иҗтимагый инитиатива
— Россия телләрен чит илдә үстерү өчен махсус күрсәткән хезмәт өчен
Һәм махсус номинация:
— Иҗтимагый җаваплы бизнес
Эшләр беренче сентябрьгә кадәр premia@fadn.gov.ru. почта адресы аша кабул ителә. Эшләрне төрле илләр буенча танылган галимнәр, җәмгыять эшлекләре бәяли. Җиңүчеләрне Мәскәүдә октябрь башында уздырылган «Телләр сәясәте: бөтенроссия экспертизасы» әңгәмә-форумында бүләкләячәкләр.