Ике метрлы картиналар, альтернатив музыка…

Казан яшьләре нәкъ шундый кичкә сусагандыр.

Классик джаз, электропоп һәм эксперименталь инди-фолк сөючеләр өчен 19 февраль — Халыкара туган тел көне алдыннан, заманча сынлы сәнгать галереясында удмурт, чуваш һәм татар телләрендә альтернатив музыка яңгырады.

Әлеге концертның оештыручылары: “Бөтендөнья татар яшьләре форумы”, Удмурт милли-мәдәни автономиясе, «Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни автономиясе» каршындагы «АТАЛАН» яшьләр хәрәкәте.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә: “21 нче февраль Халыкара туган тел көне, шул уңайдан без дә Бөтендөнья оешмасы буларак, бу көнгә нинди дә булса яңалык кертергә теләдек. Башка елларда без татар, шәһәр берләшмәләрен җыеп кына, кичәләр үткәргән булсак, бу елны исә безнең белән бер юнәлештә булган кешеләр белән тупланып шушындый кичә ясарга булдык. Без татарча әйберләрне заманчалаштырып халыкка тәкъдим итәбез. Безнең белән бер юнәлештә барган башка халыклар да бар. Чувашлар, удмуртлар. Алар да бит аерым бер дөнья. Аларның да үзләренең стереотипларыннан котылып, үз милләтен заманчалаштырып күрсәтәсе килә.”

«Без үзебезгә игътибарны җәлеп итәргә тырышабыз, әмма чувашлар, удмуртлар да бар, аларның да заманча мәдәнияте, тел оптимизмы барлыгын игътибарга алмыйбыз. Шуңа күрә дә без әлеге концертны оештырырга булдык», — дип әлеге кичәне ачып җибәрде ул.

Галереяда кич дәвамында Juna (Татарстан), Suomi (Удмуртия), Вера Кожеманова (Чувашия) төркемнәре чыгыш ясады.

JUNA төркеме

Татар телендә дустанә инди-фолк уйнаучы Казан коллективы. Төркем составындагылар безнең Казан федераль университетын тәмамлаучылар. КФУ университеты базасында оештырылган әлеге төркем, 2016 елдан бирле актив чыгыш ясый. Кайбер катнашучылар КФУның хор капелласында танышканнар. 2017 елның гыйнварында татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган “Urman” исемле беренче мини-альбомнарын чыгаралар. Төркемнең иҗатын Александр Титов, Джозеф Маунт, Дэвид Браун, Syd Matters төркеме, шулай ук музыкаль тәнкыйтьче Александр Горбачев кебек музыкантлар да уңай бәяләгән.

Әлеге төркем үзенең иҗат юлын чит ил төркемнәренә каверлар яздырудан башлый. Соңрак төркем татар классикларының һәм замандашларның шигъриятенә алына: алар Габдулла Тукай иҗаты белән дә, Луиза Янсуар әсәрләре белән дә эшли башлый.

Төркемнең музыкасын томан һәм җил белән чагыштырып була: башта ул салмак, бераздан исә, киресенчә, ялкынланып китә. Juna инде Мәскәү, Чебаксар, Омск һәм Төмән кебек шәһәрләрдә чыгыш ясарга өлгерә. 2016 ел ахырында алар Идел ярлары янында төшерелгән «Урман кызы» («Урман кызы») җырына клип та чыгаралар.

2017 елның башында алар EP Urman альбомының икенче өлешен чыгара. Шул ук елны «Пирамида» бинасында яңа альбомны яздыру буенча краунд-концерт уздыра.

«Бүгенге яңгыраячак җырлар гомуми стиль, аранжировка белән берләштерелгән. Алар арасына Роберт Әхмәтҗанов, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, шулай ук Азат Миргаязов кебек шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган композицияләр кергән», — дип сөйләде төркемнең солисты Ания Файзрахманова.

Әлеге төркем белән мин беренче тапкыр “Бикафест”, “Мин татарча сөйләшәм” кебек конкурсларда танышкан идем. Безнең КФУдан булулары тагын да сөендерде.

SUOMI төркеме

 

7 ел элек барлыкка килгән төркем үз иҗатын IB&4CP (Ivan Belosludcev & 4 Cheber Pios) исеме астында башлаган була. Алар Удмуртия һәм Финляндиядә чыгышлар ясап, 2012 елда кече халыклар өчен «Евровидение» конкурсына охшаш Liet International бәйгесендә дә катнашалар. 2017 нче елда төркем үзенә Suomi исемен ала. Егетләр Ижау шәһәреннән. Төркем өч кешедән тора: вокалист Иван Белослудцев, пианинода уйнаучы Дмитрий Якимов һәм гитарада — Иван Лошманов.

SUOMI — бу поп инди һәм этно кушылмасы. Төркем җырлары удмурт телендә башкарыла һәм еш кына халык мотивларына нигезләнгән.

ВЕРА КОЖМАНОВА төркеме

Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесын һәм Казан ТДГПУЫН тәмамлаган Вера Коржеманова Казан музыкантлары белән бергә музыкаль төркем оештыра. Барабанда уйнаучы Андрей Казанцев, пианинода — Дмитрий Лысов, басист Линар Ризатдинов, ә скрипкада — Арслан Сәйфи. Аларның төп юнәлешләре – этноджаз. Төркемдә чуваш телен бары тик Вера гына белә. Ләкин аңа карамастан егетләр барысы да бу идея белән янып тора. Төркемнең солисты әйткәнчә, егетләргә көйләр языр өчен ул әлеге җырларны рус теленә тәрҗемә итә икән. Аннары алар эчтәлеген аңлап, музыка тудыралар.

Җырлар белән үрелеп барган әлеге кичә яшьләрнең күңеленә хуш килде, чөнки яшьләргә мондый заманча музыка бик ошый. Бу кичәдә үзенә күрә бер атмосфера иде. Биек-биек картиналар, альтернатив музыка. Ике сәнгать бер җирдә очрашкан мәл. Үзем дә шушы төркемнәрнең җырларын тыңлаганда ниндидер транска кереп киттем шикелле. Чуваш, удмурт телен аңламасам да… Әлеге төркемнәр белән бар кешегә дә якыннанрак танышырга тәкъдим итәр идем. Миңа калса, мондый яшьләр булганда, милләт тә, тел дә яшәчәк әле!

Илсинә Тимерова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.