Ике университет «Академик Юнит» оештырган

Документны КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм И.М.Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры Петр Глыбочко имзалаган. Документ “5-100” проектының семинар-киңәшмәсенең 16 нчы сессиясендә имзаланды. Ике университет та “5-100” проектында катнашуын искәртеп үтик.

“Академик Юнит”ны оештыру максаты проектның максатлары белән бер – биология, медицина һәм фармацевтика фәненең көндәшлеккә сәләтлеген күтәрү буенча уртак идеяләрне дөнья күләмендә чынга ашыруда, шулай ук инновацион технологияләрне үстерү, сәламәтлек саклау, медицина һәм фармацевтика системасы өчен кадрлар әзерләүдә КФУ һәм Беренче МДМУ көчләрен берләштерү.

Шулай ук якларны укытучыларның профессиональ компетентлыгын күтәрү, алдынгы белем бирү технологияләрен кертү, фәнни мәкаләләрне актив бастыру һәм студентлар, укытучылар, фәнни хезмәткәрләрнең академик мобильлеген күтәрү дә кызыксындыра.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.