Икетеллелек һәм күптеллелек мәсьәләләре буенча журналистлар белән очрашу

18 июньдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналистлар белән икетеллек һәм күптеллелек, билингваль һәм полилингваль белем бирү мәсьәләләренә багышланган очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының “Яңа гасыр”, “Татарстан” телерадиокомпанияләре, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Болгар” һәм “Татарстан” радиолары, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” газеталары һәм “Татарстан”, “Идел” журналларыннан  вәкилләр катнашты.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов очрашуны ачып җибәреп, республикабызда полилингваль белем бирү мәктәпләрен ачу проекты турында мәгълүмат бирде, бу эштә Казан федераль университетының тоткан урыны белән таныштырды. Теманы дәвам итеп, институтның Л. Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе мөдире Р.Ф. Мөхәммәтшина һәм Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Р.Х. Мирзаһитов ике яки күп телдә белем бирә алырлык белгечләр әзерләү юнәлешләре хакында сөйләделәр.

Очрашуда билингвизм һәм полилингвизмның теоретик һәм гамәли  мәсьәләләренә багышланган төп ике чыгыш каралган иде. Беренче чыгышта КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты З.Н. Кириллова икетеллелек һәм күптеллелекнең төп төшенчәләре, төрләре, аспектлары белән таныштырды, шулай ук Татарстанда икетеллелекнең үсеш тарихына күзәтү ясады.

Икенче чыгыш КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Л.Л. Салехова тарафыннан ясалды. Галимә индивидуаль һәм социаль феномен буларак билингвизмның төрле типлары, теорияләре, шәхеснең индивидуаль үсешенә тәэсире, билингвка хас төп сыйфатлар һәм ике телдә белем бирү технологиясе турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар чыгыш темалары белән кызыксынуларын күрсәттеләр, бүгенге көндә ике яки күп телдә укытуның әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Нәтиҗәдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында шундый очрашулар ай саен уздырылачак дип билгеләнде.

Зоя Кириллова. КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты